ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына сайлауларда «Бердәм Россия» партиясе исемлегенең башында торырга ризалык бирде. Тулырак – «Атна вакыйгалары»нда.

“ТРда бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында”гы ТР Законының 1 нче маддәсе нигезендә, 2014 нче елның 28 нче июле Ураза гаетен бәйрәм итү көне буларак билгеләнгән; 2014 нче елның 4 нче октябре – Корбан гаете.

 

Указ ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2014 нче елның 1 нче июлендә имзаланган.

 
 
 13 җирлегендә үзарасалым җыюга багышланган референдум узды. (Калган җирлекләрдә ул яңадан үтәчәк.

8 июль – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Тукайлылар да   читтә калмады. Кичә район хакимияте бинасында һәм бөтен район буенча «февронькалар» таратылды. Әлеге искәртү тасмалары мондый көн барлыгы турында хәбәр итү, гаилә әгъзаларына тагын бер кат игътибар-хөрмәт күрсәтү максатыннан таратылды.

 
 
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә"Әти,әни һәм мин-спорт сөюче гаилә" дигән чара узды.Чарада күп балалы 5гаилә катнашты.


8
июль, 2014 ел
сишәмбе
8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне


Болгар тарихи-археологик комплексы ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Әлеге вакыйга уңаеннан 18 август көнне Болгарда һәм Казанда зур чаралар узачак.

 

 

 

 

ҮСКнең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 1 июльдән 14 сентябрьгә кадәр гражданнарга консультацияләр биреләчәк, сентябрь аенда булачак сайлау турында хәбәрләр җиткереләчәк.

 

 

Хәзер кеше күп вакытын табигатьтә, су буенда уздырырга тырыша. Әйе, җәй – кояшта кызына, суда коена торган чор. Тик, кызганычка, кешеләрнең барысы да суда һәм су буенда үз-үзен тоту кагыйдәләрен белеп бетерми, ә кайберләре, белә торып та, санга сукмый. Моның нәтиҗәсе исә еш кына аяныч төгәлләнә: Россия сулыкларында ел саен 10–15 меңләп кеше батып үлә. Шунысы бигрәк үкенечле, аларның күп булса, берничә йөзе генә үзләренә бәйле булмаган шартларда бата, ә калганнары исә үз ахмаклыгы аркасында әрәм була...

Су буенда ял итәргә, су чәчрәтеп уйнарга яратучылар да күп, судан зыян күрүчеләр дә аз түгел. Еш кына иң мөһим нәрсәне оныталар: йөзә белмәсәң, суга кермә, керсәң дә тирәнгә кермә.

   
  “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” традицион республика хәйрия акциясе үткәрелә.   Бу акцияне   Татарстан   госуслуг порталыннан да башкарырга була.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International