7 нче июльдән 25 нче июльгә кадәр Хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы һәм “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк оешмасы инициативасы буенча, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” традицион республика хәйрия акциясе үткәрелә. Акциягә 7 нче июль көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында оештырылачак чарада старт бирелер дип көтелә.
Мондый урыннарны эшмәкәрләр һәм җитәкчеләр бик яхшы белергә тиеш. Нәкъ менә алар “Гражданнарның сәламәтлеген әйләнә-тирәдәге тәмәке төтененнән һәм тәмәке тартудан килгән зыяннан саклау” турындагы Федераль канун нормаларын бозган өчен зур күләмдә штраф түләргә мәҗбүр булачак.
Зәй муниципаль районында булган республика семинар-киңәшмәсенең пленар утырышы 2014 нче елның беренче яртыеллыгында Татарстанның агросәнәгать комплексы эшенә нәтиҗәләргә һәм уңышны җыеп алу буенча бурычларга багышланды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, галимнәр һ.б. катнашты.
Калмаш авылында гомер кичерүче Комарова Дарья Ильиничнага 90 яшь тулды. Аны котларга муниципаль район башлыгы Хаҗиев Васил Гариф улы һәм Калмаш авыл җирлеге башлыгы Габдуллина Равия килделәр. Юбилярга Россия Президентының котлау открыткасы, район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырылды.