Бәтке авылының «Аленушка» балалар бакчасында түбә алмаштыру эшләре бара Ремонт эшләрендә «Автостройинком» подрядчы оешмасының унлап эшчесе катнаша. 2 ай эчендә бакча түбәсе тулаем алмаштырылып бетәчәк.
ТР федераль миграция хезмәтенең район бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә Круглое Поле, Яңа, Сосновый Бор поселокларында, Мәләкәс һәм Новотроицкое авыл җирлекләре территорияләрендә Украинаның Луганск һәм Донецк өлкәләреннән кайткан 14 качак яши.