ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2014 ел
җомга
 Барыгызны да иң якты бәйрәмнәрнең берсе – Яшьләр көне белән тәбрик итәм. Сез – өлкән буынның өмете, районыбыз, Ватаныбызның киләчәге. Ил куәте, аны үстерү, ныгыту – сезнең кулларда. Алга олы максатлар куеп, кыю адымнар белән барыгыз. Шушы көннәрдә районыбызның егет-кызлары кулларына өлгергәнлек аттестатлары алды. Күпләре белемнәрен дәвам итәр, кайберләре эшкә урнашыр. Кайда гына булсагыз да, тормышта үз урыныгызны табарга тырышыгыз.

 
Иске Абдул мәктәбе укучылары Сәйдәш хуҗалыгыгна  яфрак азыгы әзерләүдә булышлык күрсәтәләр. 
Бәтке авылы мәктәп каршында эшләгән "Алые паруса" лагере балалары  21 көннең үткәнен сизмичә дә калдылар. Кызыклы, мавыктыргыч ,истә калырлык мизгелләр күп булды,дип  язалар  алар. Барысы да шат күңел белән , якты хәтирәләрне истә тотарлар, дип калабыз
 "Ак җилкәннәр" ял лагерендә гадәти булмаган чара узды.Ул сәламәтлеккә багышланган"Мунча пары" дип аталды. Төрле ярышлар,әйтемнәр, мочалкалар белән биюләр,,веник белән бәйгеләр, сөлге бәйләү- барысы да мунча тарафында иде. Балалар гына түгел, тәрбиячеләр дә  бу чарага мавыгып киттеләр. Менә шулай була ул, сәламәт яшәү рәвеше!
  "Алые паруса"  лагерендә кече Сабан туй бәйрәме үтте. Ул ХХV Бөтенроссия Олимпия   уеннарына багышланган иде. Тәрбияче апалары  балаларга олимпия турында сөйләде,соңыннан төрде спорт ярышлары узды. Җиңүчеләргә призлар тапшырылды. 
   ХХV Бөтенроссия Олимпия   уеннарына багышланган  спорт ярышлары Круглое Поле поселогында яшьүсмерләр мәктәбе филиалында узды. Аны   район яшьүсмерләр спорт мәктәбенең ,яңа билгеләп куелган директоры   , Виктор Николаевич Булатов ачып җибәрде. Ярышларда  5 команда катнашты:.пос. Новый, пос. Круглое Поле, пос. Татарстан, с. Бетьки, с. Биклянь.   Программа да ; 100 м өйгерү,. тартылу,футбол ярышлары  булды.  
 "Электронный документооборот-Сервис" директоры  Тимур Якубов  яна турында хәбәр итә  .Ул проект нигезендә гражданнар   видеорегистратор ярдәмендә юл хәрәкәтләрен туплый алалар  ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренә җибәрергә мөмкинчелек булуы турында хәбәр итә.   
 Хөрмәтле райондашлар, дин кардәшләрем!
Һәммәгезне дә мөселман дөньясында иң олы һәм шатлыклы вакыйга – изге Рамазан ае башлану белән ихлас котлыйм, сәламәтлек, имин тормыш телим. Бу айда без барча уй-ниятләребезне бер-беребезгә рәхим-шәфкать күрсәтүгә, мохтаҗларга ярдәм итү кебек игелекле гамәлләр кылуга багышлыйк. Чөнки әлеге мәңгелек кыйммәтләр бер-береңне яхшырак аңларга, башка дин вәкилләре белән татулыкта яшәргә ярдәм итә.  
 "Ак җилкәннәр" ял лагерендә Бәтке китапханәчеләре   шаян- танып-белү ярышы уздырдылар.  .Ул сәламәтлеккә багышланган "Мунча пары" дип аталды. Төрле ярышлар131 бала катнашты, барысына да бик ышады,анда КВН ярышлары да булды.    
  Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге оештырган «Бригантина» агитбригадасы  «Наркотикларсыз тормыш » акциясе кысаларында мәктәпләрдә сәламәтлек сәгате үткәрелде, "Кулларны" җыйды. Бу "куллар""Сәламәтлек агачы" төзергә ярдәм иттеләр. Барысын  берләштергәч куе,444 фикерле ,матур агач барлыкка килде 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International