ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 нче елда математикадан Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча лидерлар булган Княз һәм Биклән гомуми белем бирү мәктәп директорлары  математика кабинетларына сертификатлар белән бүләкләнде(1000000 сум)
Математика белеме үсешенә керткән өлеше һәм Математика елы чараларында актив катнашканы өчен Тукай муниципаль берәмлеге мәгариф бүлеге    ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты һәм математика кабинетларына сертификатка ия булды. 
  Яңа поселогының мәдәният йорты каршында күрсәтелгән әдәби-поэтик композиция кысаларында яшьләр наркотиклар турында рэп җырладылар, шигырь сөйләделәр.
   
Бәтке авылы китапханәсендә мәктәп укучылары өчен «Наркомания – чынбарлыкның афәте» темасына түгәрәк өстәл үткәрелде.  
Яшь малларга кышын яфраказык бик үтемле һәм файдалы санала. Һәр елдагыча  Сәйдәш исемендәге хуҗалыкка мәктәп укучыларыннан тыш, район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре ярдәмгә килә.
 
 
Беренче яшьләр форумын үткәрүдә  районың   яшьүсмерләр спорт мәктәбе  укучылар һәм укытучылар   зур  ярдәм күрсәттеләр, чараларны оештыруда  булышлык күрсәттеләр.   
Бүген Казанның “Корстон” комплексында Математика елына йомгак ясалды. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Математика белеме үсешенә керткән өлеше һәм Математика елы чараларында актив катнашканы өчен Тукай, Бөгелмә, Арча, Саба муниципаль берәмлекләренә, Яр Чаллы һәм Казанга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм математика кабинетларына сертификатлар тапшырылды
 "Вильданов " крестьян фуҗалыгы-  авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында иң күп  күпеллык үлән үстерүче .960 гектар мәйданнан  268 га эшкәртелгән(28%) Әзерләнгән:  печән- 100 тонна ,  800 тонна- сенаж салынган ,яки  4,09цн.к.ед на 1 усл.гол. 
  «Ирек»  җитештерү кооперативының 2013елда  әзерләгән азык запасы бар.  378 га күпеллык үлән үстерә,шуның 140 га(37%) чабылган,20 тонна печән һәм 2 тонна  яфрак азык әзерләгән (на 1 усл.голову 0,24 цн.к.ед.)
 "Сәйдәш исемндәге  авыл хуҗалыгы предприятиесе"җаваплылыгы  чикләнгән җәмгыяте -хәзергезаман азык әзерләү техникасы белән эш итә.  858 гектар мәйданда  күпеллык үлән үстерә,шуның 273  га(32%) чабылган,287 тонна печән,800  тонна- сенаж  һәм 10 тонна  яфрак азык әзерләгән (на 1 усл.голову 2,31 цн.к.ед.) 2013 елгы Запас  азыгы бар-18 цн.к.ед. б.т.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International