ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
ҖЧҖ «Гигант» -азык хәзерләүгә беренчеләрдән булып  кереште.  1000 га күпеллык үлән үстерә, ПК «Камский» -   600 га мәйданың  460 га (77 %),   чабылган  
 22 июнь  көненә район  буенча   1257 тонн  печән әзерләнгән, 7442 -тонн сенаж һәм  55 тонняфрак азык ,ул (2,24 центнер кормовых единиц на одну условную голову). "Чаллы-яшелчәлеге"» ҖЧҖ  дә -күпеллык үләннең мәйданы    1130 гектарны тәшкил итә. 
 
  «Биклән» ҖК  -    соңгылардан булып  азык әзерләүгә кереште. Күпеллык үлән мәйданы зурлардан түгел-  400 га, чабылган- 130 га (77 %).  22 июньгә :50 тонна- печән,300 тонна- сенаж  һәм 1 тонна- яфрак азык  әзерләнгән( 1 усл.гол.1,54 цн.к.ед.).   

  Район Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлеге 10 -20 июньгә чаклы  профилактик чара йөзеннән  «Мотокцикл» дигән ункөннек уздырды. Шул вакыт эчендә автомобиль юлларында мотоцикллар һәм скутерлар  тарафыннан 7 юл хәләкәте теркәлгә, шуларның:  

Республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпеллык  нәтиҗәле хезмәте өчен"Алмаз" авыл хуҗалыгы предприятиесе"җаваплылыгы  чикләнгән җәмгыяте директоры Мифтахов Зөфәр Фәрвай улы Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде.
Комсомол поселогы китапханәсе мәдәният  йорты  хезмәкәрләре белән яшьләр өчен" Алкогольсез Россия -безнең уртак эш" дигән  кичә уздырды. Кичәдә яшьләр фикер алыштылар, куркыныч афәттән  саклану чараларына тукталдылар,алкоголь һәм наркотикларның ничә мең кешенең гомеренә зыян салу турындагы саннарга күз салдылар.  
Калмаш авыл китапханәсендә "Наркотиклар сәламәтлегебезгә зыян сала" дигән  китап күргәзмәсе оештырылды. 

Кичә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры "Гиндукуш" музеенда булдылар. Музей залларын бик тәэсирләнеп карадылар. Татарстанның халык артисты Хамматуллин Хафиз Хәниф улы кунаклар китабына рәхмәт сүзләре белән бергә шундый юллар язып калдырган: "Рәсемдә яшьләр, күземдә яшьләр.. Рәхмәт! Рәхмәт! Рәхмәт!!!". 
Резеда Якупова

  20-21 июньдә Әҗмәкәй авыл җирлеге территориясендә – Яңа поселогының урман аланында район авыллары яшьләренең беренче форумы үтте. Яшьләр форумына район башлыгы Васил Хаҗиев та килгән иде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International