ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
 "Ярыш" исемндәге  авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы  чикләнгән җәмгыяте   механизаторларга котлык булса да  тырышып эшли.  670 гектар мәйданда  күпеллык үлән үстерә,шуның 377  га(56%) чабылган,90 тонна печән,181 тонна- сенаж салынган  (на 1 усл.голову 5,77  цн.к.ед.) 

Бүгенге көндә райондагы 16 авыл җирлеге территориясендә 75 бакчачылык ширкәте теркәлгән.  .Бакчачылык ширкәтләре территорияләрен вакытында чистартып, төзекләндереп тору максатында, район хакимияте тарафыннан экология, полиция, бакчачылык ширкәтләре, район хакимияте вәкилләре һәм  авыл җирлекләре башлыклары катнашында, район хакимияте җитәкчесе карары белән махсус комиссия төзелде. 2 атна дәвамында әлеге комиссия алда санап үтелгән территорияләрне тикшерде. 

 

26 июнь- Халыкара наркоманиягә каршы тору көне.Шул уңайдан авыл китапханәләрендә, мәдәният йортларына,  мәктәп яны ял лагерләрендә  күптөрле акөияләр, бәйгеләр, укулар, түгәрәк өстәлләр, әңгәмәләр,врачлар белән очрашулар, китап күгәзмәләре үткәрелә һәм бу эш дәвам итә.  

27 июньдә, җомга көнне, «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясе, Россия юристлары ассоциациясе белән берлектә, халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә.
 

Иштирәк авыл китапханәчеләре 4 класс укучысы , инвалид бала Ландыш Муллахметова янында еш булалар. Аның белән китап укыйлар,мулҗтфилҗмнар карыйлар, төрле  бәйгеләр дә катнаштырырга тырышалар,Ул аларны түземсезлек белән көтеп тора.  Яңа гына үткәргән  “Җәйнең ямен кубрәк татып калыйк, көч-дәрт бирсен аның һәр көне” дигән рәсем бәйгесндә Ландыш  бик теләп катнашты. 

25нче июнь көнне Яңа Бүләк авылы китапханәсендә мәктәп яны  лагерына йөрүче балалар белән «Әкиятләр иленә сәяхәт»дип аталган кичә узды.  

Иске Дөрес авыл китапханәчесе балалар белән  “Сез туган ягыгызны беләсезме?” дигән викторина уздырды.

 

Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге психологы Фомина Елена "Радуга"  иҗат түгәрәгендә "Җәйнең матур мизгеле" дигән рәсем бәйгесе уздырды. Укучылар күмәк рәсемнәр ясадылар,үзләренең фантазияләрен эшкә җиктеләр,соңыннан бергәләп  рәсем  күргәзмәсе дә оештырдыла. 


25
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

 "Тукай азык-төлек корпорациясе" агрофермасында   1810 гектар мәйданда  күпьеллык үлән үстерелә,шуның 190 га  чабылган(10%),110 тонн сенаж салынган  һәм   2 тонны яфрак-азык хәзерләнелгән.,яки  0,44 цн.к.ед на 1 усл.гол..   (алар арткы рәтләр исәбендә).Эш темпын арттыру кирәк

"Алмаз" авыл хуҗалыгы предприятиесе"җаваплылыгы  чикләнгән җәмгыяте азык хәзерләүне  әйбәт  темп белән алып баралар. 536 гектар мәйданда  күпьеллык үлән үстерелә,шуның 450 га  чабылган(84%),171 тонн сенаж салынган  һәм   12,5 тонны яфрак-азык хәзерләнелгән.,яки  6,28цн.к.ед на 1 усл.гол.. Алар    алдынгылар рәтендә,әйдәп баручылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International