ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

"Гиндукуш" музеенда "Музей дусларын җыя" исемле чара үтте. Музей советы үзенең чираттагы утырышын уздырды. Алдагы көннәргә эш планы билгеләнде, эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды. 


Резеда Якупова

17 июнь көнне Зур Шилнә авылында  клуб хезмәткәрләре һәм  китапханә мөдире   Журавлева Наталья Васильевна  "Илне наркотиклардан чистартыйк " дигән     волонтерлар акциясе уздырдылар  . Акция барышында авыл буйлап"Наркотиклар, юк!" дигән  листовкалар һәм өндәмәләр тараттылар.  

18
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
12-13 июньдә Казанда үткән  Россия имамнары форумында район мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт булып кайтты.("Якты юл" газетасы)  
14 июньдә ислам дине кабул ителү уңаеннан  Изге Болгар җирендә җыен узды. Бу чарага ел саен бик күп халык  җыела, быел җыенга  30 меңнән артык  кеше килгән. Районнан Җәүдәт хәзрәт җитәкчелегендә 32 остабикә һәм абыстай барды. 
 

 

18 май көнне мәктәп яны лагерында йөруче балалар белән "Наркотиклар белән шөгелләнергэ вакыт юк" темасына әңгәмә уткәрелде. Алар белән төрле уеннар уйналды. Балаларга бик ошады. Барлыгы 50 якын бала, 4 вожатый, Югары Суык-Су, Тубэн Суык-Су мәдәният эшчеләре катнашты

Татарстанда   9 - 15 июньгә чаклы арада  талпан кадалуның  293 очрагы төркәлгән,шуларның 48 очрагы балалар      
Новый поселогы мәктәп яны "Кояшкай" лагерендә тәрбиячеләр һәм   район балалар һәм яшьүсмерләр спорт т мәктәбе хезмәткәрләре белән берлекә Россия көнен билгеләп үттеләр ,анда 7-12 яшьтәге 57 бала катнашты.Бәйрәм Россия Гимны белән башланып китте. 
 «Балкыш» лагере балалары        В.П. Энгельгард исемендәге  Казан Федераль университетының  Астрономик обсерваториясенең планетариенда булдылар. Алар анда танып-белү серләренә төшенделәр. 
15 июнь   көнне авыллырда  спорт  мәйданчыклары гөрләп торды.  ӘТИЛӘ көне уңаеннан әтиләр  һәм балалар катнашында  футбол буенча турнирла узды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International