ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эшләр буенча белгече С. Петрова белән социаль педагог О. Абрамова Кнәз урта мәктәбендә «Террорчылыктан балаларны саклап калыйк!» исемле тематик кичә үткәрделәр. Чарада барлыгы балигъ булмаган 48 бала һәм  5 укытучы катнашты.  

Урманнарга янгын куркынычы янау сәбәпле, ТР Президенты күрсәтмәсе нигезендә республика территориясендә кертелгән янгынга каршы махсус режим 1 июльгә кадәр дәвам итә.

 

Тлянче-Тамак   терләкләндерү мәктәбендә  Ял лагере көннәренән мизгелләр....

10 июнь көнне Мусабай Завод мәктәп каршында эшләп килүче  лагерьдә театр көне узды .Яшь артистларны карарга ата-аналар да килгән иде. Чын артистлар булырлар дигән өмет бар! 

 Мәләкәс мәктәбендә"Наркотиксыз тормы" акөиясе кысаларында    "Сәләмәт булыйк"-интеллектуаль уен  һәм     флешмоб "Жить- это здорово!" дигән  чаралар узды
  Голубой вагон» (пос. Круглое Поле )балалар бакчасы лаеклы рәвештә     “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” конкурсында җиңүгә ирешеп 1 млн. сум күләмендә грант алды. Коллективны җиңүләре белән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез.

«Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов шундый яшьләрне авылга тарту өчен менә дигән эш башлап җибәргән: Яңа поселогының урман яны аланында ул йортлар салдыра.

 

22 июнь көнне кичке сәгат 8.00. дә ТНВ каналында "Аулак өй" тапшыруында үзләренең "Бөек Ватан сугышына багышланган" программасы белән  Иске Абдул авылының "Асыльяр" фольклор коллективы чыгыш ясаячак. Карамый калмагыз!


Резеда Якупова

Иске Абдул авылының  "Асыльяр" фольклор коллективы  Яр Чаллы сабантуенда бик матур чыгыш ясап кайтты. Алар үзләренең иң моңлы җырларын сабан туе кунакларына тәкъдим иттеләр. Тамашачы коллектив чыгышын бик җылы кабул итте.


Резеда Якупова


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International