ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

 Рәсәй көне уңаеннан   мәктәп яны лагерьләрендә,район "БалкыШ" лагерендә күп торле чаралар оештырылды:  ветераннар белән төрле очрашулар; символикаларны кабатлау; рәсем, җыр ,шигырь бәйгеләре;экскурсияләр, походлар; күңелле стартлар; тематик стенгазеталар ясау һәм башкалар.

  Тләнче- Тамак терләкләндерү мәктәбе укучылары Абабуга шәһәренә  сәяхәт  кылдылар,аннан алар бик күп  белешмә алдылар, матурлык илендә булдылар. 
Күптән түгел Круглое Поле поселогының мәдәният йортында халык соравы буенча Рәшидә Җиһаншинаның «Улларым» мелодрамасы куелды. Спектакльне сәхнәләштереп, тамашачыларга тәкъдим итүдә Зилә Мөхәммәтҗанова тырышлыгы, көче зур булды. 
 
  Быел математика буенча БДИдан уртача балл 48,4 балл тәшкил итте (2013 елда 56,6 балл иде). Укучыларга, ким дигәндә, 24 балл җыярга кирәк иде. 421 укучы минималь чикне уза алмады.
Өч укучы 100 балл җыйган (2013 елда 15 укучы булган).
Татарстан парламенты V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнен 2014 елның 14 сентябренә билгеләде. Бу турыда карар  ТР Дәүләт Советының 52нче утырышында кабул ителде. Республика парламенты җитәкчесе IV чакырылыш ТР Дәүләт советының вәкаләтләре 2014 елда чыгуын искә төшерде. Сайлаулар катнаш система белән үтәчәк: 50 кеше партия исемлекләре буенча, 50 кеше бер мандатлы округлардан сайлана..
 

17
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Иске Җирекле авыл мәдәният йортында  китапханә  белән берлектә " Наркотиксыз тормыш" дигән акция кысаларында"Күзләрдән күзгә"  дип исемләнгән  мавыктыргыч әңгәмә корылды,очрашу төрле  уеннар,тренинглар ярдәмендә узды.
Моннан 15 ел элек гаилә корган   парлар- Гәлләмоварда зур шатлык !. Алар өйләнешкән көнне  , нәкъ 15 ел үткәч " кызлары Мәликә дөньяга аваз салды.  
  16 июньдә Кнәз мәдәният йортында Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды. Россия көне уңаеннан үткәрелгән әлеге бәйрәмдә ТР федераль миграцион хезмәтенең район бүлеге белгечләре дә катнашты. 
Бәйрәмгә паспорт өстәле башлыгы Любовь Колчерина, Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, Кнәз урта мәктәбе укучылары, укытучылар, балаларның ата-аналары, бик күп кунаклар җыелган иде. 
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International