ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
 Татарстан поселогы китапханәсендә  «Поможем природе выжить»дигән  чара уздырдылар.  Программада бик күп төрле экологик  конкурслар,уеннар, табышмаклар, КВН узды,"Җирне саклыйк " дигән  слайдлар күрсәтелде, халык  әйтемнәре,тәбигатҗ серләре турында  мәгълүмат тупланды 

Калмия авылында инде ничә ел рәттән «Робинзон» туристик лагере эшләп килә. Быел анда 30 бала, 1-5 июнь көннәрендә ял итәчәк.   Алар төрле авыллардан: монда Кнәздән дә, Круглое Поледан да, Бордыдан, Комсомолецтан, Бәткедән, Калмиядан ,Калмаштан... .Лагерьнең программасы бай:экскурсияләр, походлар, рәхәтләнеп  төрле ярышларларда катнашырга була. Алар белән тәҗрибәле педагоглар эшлиячәк  Марат Илгизр улы, Белов Виктор Иванович һ .б. ,  мәктәп поварлары тәмле итеп сыйлыячак,палаткаларда  йоклаулар,туризм һәм экологик серләрне өйрәнү. 

Районның гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге мәгълүматларына караганда, агымдагы елның биш аенда 253 бала дөньяга килгән. Бу – узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, 31 сабыйга күбрәк дигән сүз. Үлүчеләр саны да узган елның биш ае белән чагыштырганда кимегән. Үлем-китем сәбәпләренә килгәндә, беренче урында – йөрәк-кан тамырлары системасы, яман шеш авырулары һәм травмалар, һәлакәт очраклары.     
 2 июннән 8 авылда  мәктәп яны лагерьләре эшли башлады,анда 250 бала ял итә. Программалары төрле, максатчан.
4 июнь — Кечкенә елгалар һәм инешләрне саклау көнеТатарстандагы сулыкларның гомуми күләме 4,4 мең км 2, ягъни республика территориясенең 6,4 %ын тәшкил итә.

 

 Идел, Чулман, аларга коя торган Нократ, Агыйдел, Зөя Татарстанның иң зур елгалары санала. Республикада 4098 елга-инеш бар. Шуларның 3 686 сы озынлыклары 10 км чамасы булган кечкенә елга-инешләр.

4 — Халыкара агрессия корбаннары — балаларны яклау көне.

Иске Абдул авылында, борынгыдан килгән матур гадәт буенча,мәдәният,китапханә, "Гиндукуш" музее хезмәткәрләре,  Сабантуй бәйрәменә бүләк җыйдылар. Авылыбызның өлкәннәре тыныч тормыш, яңгыр теләп, изге догаларын юлладылар. Моңлы гармун тавышыннан авыл урамнарына бәйрәм кәефе таралды.


--
Резеда Якупова


3
июнь, 2014 ел
сишәмбе

1июнь көнне Югары Байлар авыл китапханәчесе һәм мәдәният хезмәткәре  «Бәхетле балачак» дип исемләнгән балалар Сабантуе оештырдылар. Чара табигатъ кочагында узды.

Суык-Су авылы мәдәният йортында "Сабантуй гүзәле-2014"  район конкурсы үткәрелде. Анда  районыбызның төрле почмакларында яшәүче иң сөйкемле,иң  уңган, иң зирәк 6 гүзәл кызы чыгыш ясады. Аларны без районыбыз сабантуенда күрәчәкбез. Әфәрин, кызлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International