ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2014 ел
сишәмбе

Иске Абдул авыл җирлеге территориясендә мәктәп һәм балалар бакчаларында балалар яклау көненә багышланган чаралар оешкан төстә үтте.

Районның "Ак калфак" оешмасы  җитәкчесе
Резеда Якупова


2
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

1нче июнь көнне Таш-Кичү  авыл  китапханәчесе Мухаметнабиева Светлана  Георгиевна “Балалар яклау көненә” багышланган чара уздырды. Анда балалар тизлектә,тапкырлыкта көч сынаштылар. Бик күп балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Һәр уен өчен балаларга бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Менә бишенче ел  майның соңгы шимбәсендә хәрби хәрәкәт ветераннарының Тукай районы иҗтимагый оешмасы рәисе  Якупов Айбулат Мөнир улы җитәкчелегендә әфганчы ветераннар һәлак булган хезмәттәшләренең каберләрен зиярат кылдылар.

 

Тукай муниципаль районы авыл җирлекләрендә Сабантуй бәйрәмен үткәрү көннәре ,Июнь 2014ел

1 ел элек «Агрокөч төркеме» генераль директоры Гимадеев Ильдар Шамилович ярдәме белән «Акчәчәк» балалар бакчасы бинасының тәрәзәләре алыштырылган иде. Инде менә авылдашыбыз «Азнакай» Агрофирмасы директоры Муслимов Илгиз Рашитович ярдәме белән тәрәзәләребезгә жалюзилар куелды. Ул әле музыка залына паласлар да бүләк итте. Спонсорларыбызга  бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аларга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Безгә күрсәткән яхшылыклары  аларның үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын!

 

28 май көнне  в п.Сосновый бор поселогында район балалар бакчалары арасында    VI Спартакиада узды,ул  Баларны яклак көне уңаена багышланган иде . Ярышта 6 команд - "Березка"( п.Новый)балалар бакчасы ,   "Лебедушка" (п.Татарстан),   "Колосок" (с.М.Шильна),   "Солнышко" (п.Сос.Бор),   Ромашка" с.Новотроицк,  "Голубой вагон" с.Кр.Поле балалар бакчалары катнашты. 1 урынны -  п.Новый, 2урынны -  п.Татарстан, 3урынны -.М.Шильнә командалары яулады.  Җиңүчеләр истәлекле бүләкләргә һәм дипломнарга ия булдылар. 
21 май көнне    Тлянче-Тамак  терләкләндерү мәктәбенә  кунаклар килде . Алар: генеральный директор ООО "Казань-интелмед" Загертинов Илгиз Рафилович; ИП Лукоянова Мария Ивановна, начальник ИЦ Интелмед; руководители ООО "Миратекс" г. Москва  Неферов М.Ю   Алешкин А.А; ИП Степанов С.Г  г. Оренбург. Алар  бик күп бүләкләр белән килгәннәр:  плазменый телевизор, өстәл уенары, спорт  туплары. Мәктәп аларга зур рәхмәтен җиткерә!
 День  русского языка (Рус  теле көне)25  май һәм 6 июнь көннәрендә Түбән Суык-Су  мәктәбендә  шул көнгә багышланган чаралар узачак.   Бу көнгә багышлап уздырган   "Могҗыйзалар кыры" уенында 7 класса укучылары катнашты ,ул А.С.Пушкина иҗатына багышланга иде. А. Пушкинны иң күп белүче Нигматуллин Ильмириде,ди укытучылары Шарафиева Энҗе Авган кызы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International