Шарафиева Э.А.,Шарафиева И.М. җитәкчелегендә Түбән Суык-Су мәктәбе укучылары белән "Пионерская правда" газетасы һәм "Русский язык и литература для школьников" журналы битләрендә язылган материалларга күзәтү уздырылды.
1 июнь көнне “Балалар яклау көне” уңаеннан Казаклар авылы китапханәчесе һәм мәдәният хезмәткәре балалар Сабантуе оештырдылар. Анда балалар тизлектә көч сынаштылар. Торле уеннарда катнашып бүләкләр алдылар. Бәйрәмдә авылда яшәүче балалар гына түгел , ә авылга кунакка кайткан балалар да сынатмадылар.
1 июньдә Круглое Поле поселогы мәдәният йорты каршында 1 июнь -Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм үткәрелде.Бәйрәм Сабантуй уеннары белән үрелеп барды,җыр-биюләр поселокны яңгыратып торды. Бу күңелле чара -оештыручыларның йөрәк җылысын биреп эшләүләре, балаларның бик теләп уеннарда катнашулары белән үтемле булды. Балаларга бүләкләрдә мулдан бирелде. Балалар ,килгән кунаклар авыл җирлеге башлыгы Эльмира Робертовна Низамиева,Әлмәт шәһәренең «Яз» хәйрия фонды (Фоат Комаров) , мәктәп директоры Гуфранова Надежда Виниаминовна, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гильманова Любовь Петровна, физика укытучысы Рогова Светлана Алексеевна рәхмәтләрен белдерәләр.
"hәрвакыт булсын кояш!"Әнә шундый баш астында Түбән Суык-Су авыл җирлегендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган “Балалар Сабан туе” үткэрелде.
Бу бәйрәм уңаеннан Түбән Суык-Су урта мәктәбендә, “Ак Каен”балалар бакчасында, Кувады “Мәктәп-балалар бакчасы” ишегалды шарлар, флаглар, чэчэклэр белән матур итеп бизәлгән, күңелле музыка яңгырап торды. . Балаларга бүләкләр алуда матди ярдәм күрсәтән авыл җирлеге җитәкчелегенә, авылдашыбыз ьгә, “Яз” хәйрия берләшмесе оештыручысы Комаров Фоат Фагимовичка зур рәхмәт белдерәбез.
Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге хезәткәрләре җәйге каникуллар өчен "Наркотиксыз яшәү" дигән айлык кысаларын истә тотып,профилактик чаралар планы төзеде. Программаның беренче элеше итеп,алар «Бригантина» агитбригасы төзеделәр ,анда 5 кеше,шуларның 3 се волонтер. Беренче чыгыш Бәтке мәктәбе каршында оешкан мәктәп алды ял итү лагерендә булды,чарада 122 бала катнашты.