ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Боерган мәктәбе укучылары Информационно – методичк  үзәк  «КЛИиО»  дан  2 мактау кәгазе һшм бүләкләр кабул итеп алдылар.   Халимов  Ирек (4 класс) Шамсутдинов  Ильназ    (1 класс)  Бөтенроссия күләм үткән  "Сугыш юллары буйлап" дигән бәйгедә 1 һәм 4 нче дәрәҗә дипломга ия булдылар  ,җитәкчеләре     Сәлимова Әлфинә Имаметдин кызы.

Иске Җирекле авылына керү урынында агач, куаклар утырту булды. Әлеге эштә Татарстанның төрле почмакларыннан һәм Удмуртия республикасыннан килгән яшьләр катнашты. Аларның көче белән барлыгы 300 агач үсентесе: алмагач, груша, ирга, шомырт, карлыган һәм башкасы утыртылды. Әлеге үсентеләрне егетләр-кызлар питомниклардан алмыйча, йортларында үзләре үстергәннәр.
Бер иганәчебез 60000 сумлык хәйрия ярдәме күрсәтте. Әлеге акчага без Круглое Поле, «Татарстан» совхоз поселокларында, Биклән, Олы Шилнә, Бәтке авылларында яшәүче инвалид балаларга велосипедлар, ноутбук, компьютер, 2 карават сатып алып тапшырдык инде. Әлеге акция уңышлы гына башланып китте. Аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче шактый сабыйны шатландырдык, – дип белдерде «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Елена Петухова.
Үткән дүшәмбе көнне узган атналык киңәшмәгә килгән хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр, район хакимиятенең бүлек башлыклары  утырышлар залы ишеге төбендә урнашкан «Теләкләр агачы»н күрмичә калмагандыр. Ул «агач ботакларында» авыру һәм инвалид балаларның теләкләре, күңелләрендә йөрткән хыяллары язып эленгән иде. Бу акциянең максаты – шушы балаларга игътибарны юнәлдерү. Теләге булган һәрбер җитәкче агачка эленгән конвертны алып, анда язылган теләкне укып, мөмкин булган очракта ярдәм итә ала. Бу ярдәмне район авыл хуҗалыгы идәрәсе җитәкчесе Сәбитов Х. Г. ,район аппарат Советы  җитәкчесе Наурозова Ә. З. һәм  шәфкать туташы Фәрдеева М. Х.  инде башкардылар,алар балаларның теләкләрен нәкъ алар кушканча үтәде.
 
Балалар мәнфәгатьләрен яклау максатыннан, авыр хәлдә калган яшүсмерләргә ярдәм итү фонды реклама-мәгълүмат кампаниясе үткәрә. Аның кысаларында бердәм бөтенроссия ышаныч телефоннары эшләве турында хәбәр итү, яшүсмерләргә аларның максатын аңлату карала. Әлеге кампания ике этапта үтә: беренчесе – 2014 елның май-август айларында, ул яшүсмерләр өчен «Нәрсә турында әйтә алмыйсың?» исеме астында, икенчесе исә сентябрь-декабрь айларында ата-аналар өчен «Тәрбияләргә авыр. Шалтыратырга җайлы» исеме астында оештырылачак.
 
«Ышаныч телефоны» (8-800-2000-122) аша үз проблемаңны сөйләп, тиз арада психологик ярдәм алып була.

Балаларны яклау көне уңаеннан Шилнебаш  мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен  бәйрәм үткәрде.   Балалар төрле кызыклы уеннарда көч сынаштылар, җыр-бию, шигырь конкурсларында катнаштылар. Бәйрәмдәге балаларның берсе дә игътибардан читтә калмады, һәрберсенә бүләкләр таратылды. Балалар чын куңелдән ял иттеләр.Бәйрәмгә  «Кояшкай »  (Бариева Н.Н библиотекарь) һәм  «Изгелек » (Петриванова Г.И.) килүе дә бик күңелле булды. Бәйрәм чарасы «Дорогою добра» дигән җыр белән башланып китте һәм ахыргача дәвам итте.
 

 

Балаларны яклау коне уңаеннан Яна посёлогы мәдәният йорты мәйданында зур бәйрәм  оештырылды. Бәйрәмдә  посёлок җирлегендә яшәуче балалар гына тугел, әби - бабайларына кунакка кайтканнары да катнашты. 

 Шилнебаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә наркомания һәм тәмәке тартуның зарары турында "Аңы якын китермә"   дигән чара узды.Әңгәмәдә өлкән класс укучылары һәм авыл яшьләре бик теләп катнашты,"Яшьләр һәм наркотиклар" дигән күргәзмәне дә алар бик теләп  күзәтте.  .
1 июнь көнне Княз авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре библиотека хезмәткәрләрне белән берлектә бөтендөнья балалар яклау көне уңаеннан “ Дөнья балаларына-Бәхетле балачак” дип исемләнгән уеннар белән конкурслар  үткәрелде,җыр һәм библәр тынып тормады. Барысы да шат, барысы да бәхетле иде!( Мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева)
   III     республика      татар фольклор фестивале"Иске  Казан – тугэрэк  уены»  -  Княз мәдәният йорты каршында эшләп килүче«Айбагыр» крәшен  фольклор ансамбле солисты   София  Петровна  Габдуллина (Морозова) аерым  җырлау номинациясендә  I дәрәҗә дипломга ия булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International