ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Борды мәктәбе укучылары  мәктәп Чемпионаты   баскетбол  лигасында “КЭС-БАСКЕТ”катнаштылар.   “КЭС-БАСКЕТ”- ул  спорт уены гына  кына түгел,ә белем  проекты да.
 19 май көнне Бәткедән бер төркем яшьләр  мәктәпнең оештыучы -педагогы   Гайнутдинова Г.Ф. белән берлектә Казан шәһәрендә  булдылар һәм     Икенче халыкара чемпионат «World Skills Russia – 2014»("Һөнәри сәләт"  бәйгесен)карадылар 

 V Дөньякүләм   «Сөйкемле Шүрәле” – “Обаятельный  Шурале” балалар иҗаты бәйгесенә Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы районнан 5 эшне Казанга юллаган иде,аларның 2се финалга чыкты: Гарипова Диләрә (Тл.Тамак),  җитәкчесе Казаклар авылы  китапханәсе  мөдире Гарипова Алсу Нурула кызы   һәм  Якупова Алия (Яна Буләк),җитәкчесе  Яна Буляәк авыл китапханәсе  мөдире   Мингалиева Зөлфия Язкәр кызы. Бүләкләүләр   1 июнь   көнне булачак.

26 май көнне    Круглое Поле мәктәбенең 10 класс укучылары  мәктәп директоры һәм шулай ук өстәмә белем бирүче педагог     Гуфранова Надежда Виниаминовна белән Техник иҗатны үстерү буенча муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән I республика фестивалендә  катнаштылар. Алар  « Мейкертон 3-D  принтер для школьников»мастер-класс күрсәттеләр,6 сәгать буена укучылар үз куллары белән әзер кулланмалардан   принтер  җыйдылар,күләделәр һәм эшләтеп карадылар  .Егетләр барысында булдырды,молодцы!
 

28
май, 2014 ел
чәршәмбе

 ГАУСО КЦСОН «Шафкатъ» үзәге хезмәткәрләре  «Радуга» берләшмәсе белән берлектә  төрле гаиләләрдән булган балалар  белән  асфальтта"Минем җәй" дигән  рәсем  бәйгесе уздырдылар .   5 укучының рәсеме- фотосы«Карусель» балалар   телеканалына "Җәйне ясыйбыз"  бәйгесенә җибәреләчәк. 

Алар май аенда туганнар. Камил   акыл белән,сәламәтлектә, балаларының  йөрәк җылысын тоеп озак яшәргә язсын,Безнең ветераннарга!
Муниципаль район башлыгы тарафыннан алар барысы да  котлау алдылар.
 
Татарстан  мәгариф һәм фән министрлыгы "Классная работа" дигән бәйге игълан итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International