ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
1 июнь – Балаларны яклау көне  Бу көнне балалар бакчаларында, мәдәният учакларында берсеннән-берсе матур чаралар, уеннар, бәйгеләр уздырыла шундый чараларның берсе  сәламәтлекләре чикләнгән балалары булган гаиләләр арасында үтте. Чарада район башлыгы Хаҗиев Вәсил Гариф улы катнашты, бәйрәм хөрмәтенә Салют булды,  һавага  балалар тарафыннан шарлар очырылды. 
 Татарстан поселогы китапханәсендә "Бәхетле балачак илендә" дигән чара узды.Программада презентация, блиц викторина, конкурслар,уеннар... бар иде.  Бәйрәмдә һәр бала  «Просто молоко» җәмгыятеннән татлы бүләкләр алды.
25 май көнне Бәтке авылының    «Ладушка»ансамбле үзенең  «Вдохновение» клубы членнары белән   «Каравон»  фольклор  фестивалендә катнашты
30 май көнне Бәтке авыл китапханәсендә 8 класслар өчен  «Наркомания: Ил  һәм чынбарлык" дигән  түгәрәк өстәл артында әңгәмә үттте.   Аны үткәрүдә мәктәпнең инглиз теле укытучысы Нурханова Любовь Джавдасовна ярдәм итте,шулай  «Без бергә-   наркотиклар юк»дигән китап күргәзмәсе дә оештырылды.

30
май, 2014 ел
җомга

27 май көнне Бөтендөнья китапханәләр көне уңаеннан, район китапханәчеләре  “Китапханә бәйрәме бер генә онытылмас ул гомергә” исемендәге бәйрәм  уздырдылар. Анда район китапханәчеләре арасында төрле уеннар, бәйгеләр булды. Чара җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.

Бүгенге көндә район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге нинди планнар белән яши?
– 20-22 июньдә Яңа поселогының урман аланында яшьләр арасында Беренче яшьләр форумын үткәрергә планлаштырабыз. Монда авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, хакимиятнең бүлек башлыклары, шулай ук Татарстан Республикасының аграр яшьләр оешмасы белгечләре чакырулы.  

 


29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

29 май көнне утырышлар залында   антинаркотик комиссиянең чираттагы утырышы узды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Балаларныж җәйге ялын оештыру;
 

Игътибар—балалар
Балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатында 19 майдан 19 июньгә кадәр “Игътибар—балалар!” дигән акция үткәрелә. Бу көннәрдә юлларда рейдлар, балигъ булмаганнар белән профилактик чаралар, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашында ата-аналар җыелышлары, бәйге, викториналар үткәреләчәк, мәгариф учреждениеләренә, сәламәтләндерү лагерьларына керүче юлларның, юл билгеләренең, светофорларның торышы тикшереләчәк.

  Татарстан Республикасында «Наркотикларсыз тормыш» дип аталган айлыкка картлар һәм инвалидлар йорты да актив кушылды.  Әлеге республикакүләм акция кысаларында «Наркотикларга – юк» девизы анда,тәмәке тартучы, алкоголь эчемлекләр һәм наркотиклар кулланучыларга каршы көрәш турында матур итеп почмак булдырылды ,яшәүчеләр белән әңгәмәләр үткәрелде. Акция дәвам итә.
 

Тукай муниципаль районындагы дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе Тукай районының картлар hәм инвалидлар йорты.

          Май – дару үләннәре җыю өчен иң яхшы ай.Карлар эри башлауга ук кыш өчен витаминнар хәстәрен күрергә кирәк дигән уй килә Тукай картлар йортында яшәүче әби - бабайларыбызга. Бу аларның яратып башкара торган эшләре. Шушы максат белән без урманнга юл тоттык. Язгы яшеллек борын төртүгә табигать даруханәсе тәгаен җанлана.  

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International