ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2014 ел
чәршәмбе
  «Тамчыкай» балалар бакчасы тәрбиячеләре  Кузьмина Л.В., Самигуллина Л.М., Низамутдинова А.Т. "Тәрбияченең  иң яхшы программасы" дигән Бөтенроссия бәйгесендә катнаштылар һәм  2 дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
  Теләнче- Тамак картлар һәм инвалидлар йортында  Җиңү бәйрәме алдыннан  Әлмәт шәһәренең Яз» ОАО «СМП – Нефтегаз» оешмасыннан мәртәбәле кунаклар булып китте.  Изгелек колып йөрүче бу ешманың башында  Комаров Фоат Фагимович тора.  Аның исеменнән  күчтәнәчләр белән   Фархутдинов Азат Валеевич(Председатель совета ТРОБО «Яз» ),Комарова Резеда Фоатовна(  ОАО «АЧНФ «А лсу»  җәмгыйятенең генераль директор  урынбасары) ,   Чайковская Светлана Валериевна(  Комаров  Фоат  Фагимовичның ярдәмчесе) килгән иделәр.
Тәтеш шәһәрендә үткән балалар фольклор коллективлары “Моңлы тамчы” республика фестиваленендә Мәләкәс  авылыннан «Питрау» фольклор ансабле  дә катнашты,аларны һәр җирдә җылы каршыладылар,уңышлары да зур булды.    
  Иртәгә,8 май көнне  4 ветеран  Имам Дәүләтшин, Җәүдәт Хәйруллин(Түбән Суык-Су авылы) , Мәхмүтҗан Сабиров, Җиһангир Фәттахов (Яңа  Байлара  авылы) Бөек җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү йөзеннән, Президент Рөстәм  Минниханов белән очрашуга баралар

 6 майга авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 25 мең гектардагы уҗым, һәм күпьеллык үләннең 18 мең гектары тукландырылган, эшкәртеләсе 82 мең гектар җирнең 77 меңендә дым каплату, тырмалау эшләре тәмамланган диярлек. Хәзерге вакытта хуҗалыклар сабан культураларын чәчү белән мәшгульләр.  

  6 май көнне  Биклән мәктәбенең 2 класс укучылары өчен «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психолог ы Фомина Е. В. профилактик чара уздырды. Балалар аның белән бергә үзенчәлекле методика ярдәмендә   күнегүләрен үтәделәр , 
 Беренче тапкыр, район күләмендә  Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан ,балалар бакчалары арасында җыр һәм смотр строя бәйгесе узды. Бәйгедә 11 балалар бакчасы катнашты, 
Түбән Суык-Су мәктәбенең 7 класс укучысы Фазлетдинов Булат «Кулибины XXI века» VII Республика олимпиадасында III дәрәҗә дипломга ия булды, аңа истәлекле бүләк тапшырылды. Җитәкчесе Фазуллин Дильшат Зиннәт улы.

6
май, 2014 ел
сишәмбе
Воспитанники МБДОУ - детский сад «Танбатыр» финалисты районного этапа смотра стоя и песни среди дошкольных учреждений посвящённого 69 годовщине Великой Победы 
 
  "Ромашка"  балалар бакчасындагы нәниләр Гавсутдинова А.Г.  җитәкчелегендә хәрби техникаларны танып белү максатыннан рәсемнәр ясадылар,бәйге уздырдылар.Балалар, сынатмады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International