Сезне чын күңелдән Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан тәбрик итәм!Хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышына, аның вакыйгаларына җиңел акыл белән мәсхәрәле ревизия ясау омтылышлары бар. Бу – гаять күңелсез, борчулы күренеш. Украинадагы вакыйгалар, нацизм-бандерачылык идеологиясен яңадан торгызу куркынычы шөбһә тудыра. Мондый гамәлләргә тормышыбызда урын булмаска тиеш! Кешелексезлеккә өндәүле карашлар таратырга тырышучылар нинди генә битлек киеп чын йөзен яшереп маташса да, аларның кыек эшләренә дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан көчле каршылык күрсәтелергә тиеш дип уйлыйм.
Бу – сугыш кырларында башын салган сугышчылар һәм, өлкән яшьтә булуларына да карамастан, бүген дә әле актив иҗтимагый позиция алып алдынгы сафларда атлаучы, яшьләр өчен каһарманлык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге булып торучы ветераннарыбыз алдындагы изге бурычыбыз. Батыр сугышчыларыбызга мәңгелек дан! Кырыс сугыш чорында яшәгән, чыныккан буынның шөһрәтле традицияләре киләчәктә дә лаеклы дәвам ителер дип ышанам.
Татарстан Республикасы
Президенты Р.Н. Миңнеханов