ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2014 ел
сишәмбе
   "Ромашка"  балалар бакчасындагы  төркемнәр арасында "Тәрәз  төбендә бакча" дигән смотр- бәйге узды. Бәйгедә ГавсутдиноваӘминә җитәкләгән урта төркем балалры җиңүче булды.  Сезне дә кунакка көтеп калалар,рәхим итегез.   
  "Ромашка"  балалар бакчасы мөдире Храмова Гүзәл Хәйдәр кызы  Тукай районы исеменнән  "Особенности введения и реализации ФГОС дошкольного образования"дигән Республика семинарында катнашты,үзенең  эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.  
 В  МБДОУ - детский сад «Колосок»   на кружке "Палитра" вместе с Верой Александровной  дети готовимся к "9 мая"
30 апрель көнне "Березка" балалар бакчасының урта һәм зурлар төркеменә йөрүче балалар, мәктәп каршында урнашкан  музей "Боевой Славы" булдылар,   Рәис Гайнуллин мемориаль тактасына чәчәкләр салдылар, авылдашлары турында күп яңалыклар белделәр 
Бүген “Акчәчәк” балалар бакчасына кунаккаТеләнче-Тамак авылы Бөек Ватан сугышы чоры балалары Шакирова Гөлсем апа, Шайхразиева Хөрия апа, Мухаммадиева Хәҗәр апа, Шакирова Ләйлә апа килделәр. Алар балаларга сугыш елларына туры килгән балачаклары турында сөйләделәр. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ветераннарыбызга концерт номерлары күрсәттеләр. Уртанчылар төркеме балалары үз куллары белән ясаган котлау открыткалары бүләк иттеләр. Очрашу бик күңелле үтте. Килгән барлык кунакларга рәхмәтебезне белдерәбез.


  Бүген  ,Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан ,балалар бакчалары арасында   җыр һәм смотр строя  бәйгесе узды. Бәйгедә 11 балалар бакчасы катнашты,жюри членнары председатель Совета ветеранов района Гиниятуллина Г. Р.- районның ветераннар Советы рәисе, Татарстан посел огы ветераннар Советы рәисе Волков А. Н. тыл ветераны Самойлов Н. А., мәгариф бүлеге мөдире урынбасары Шәйдуллина Э. В. балаларның чыгышын бик яратып карадылар,аларның тырышлыгына сокланып утырдылар.
 «Ак каен»  балалар бакчасыны йөрүчеләр  өчен тыл ветераны   Хасанова М.Х.. белән очрашу уздырдылар  . Ул үзенең сугыш чорындагы тормыш юлын барлады, нәниләр күңеленә кереп калырлык  итеп әңгәмә корды.  
Мусина Фәхрия әбигә 90 яшь тула.  Фәхрия әби Шәрифҗан кызын күркәм бәйрәме белән тәбрик итәргә мәдәният йорты хезмәткәрләре килде. Тыл ветеранына исәнлек,бәхетле картлык теләделәр ,иңнәренә  матур яулык салдылар,әби үзенең истәлекле хәтирәләре белән уртаклашты һәм рәхмәтен җиткерде.  
5 май  көнне Кнәз мәктәбенең 4 класс укучылары өчен «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психолог ы Фомина Е. В.чара уздырды. Балалар аның белән бергә үзенчәлекле методика ярдәмендә "Кеше яңгыр астында" калса нинди халәттә була, "Минем хыялым" дигән психологик арт – терапия күнегүләрен үтәделәр ,шулай ук белгечләр балаларга өйдә һәм урамда үзеңне саклау кагыйдәләре турында сөйләде. Очрашуда алкоголь һәм тәмәкнең организмга зыяны, суицидка китерү куркынычы турында сөйләшү булды.

2 нче, 3 нче май көннәрендә Түбән Суык — Су авыл җирлегенә караган авылларда зиярат чистарту өмәләре үткәрелде. Мәңгелек йортыбызның чисталыгын, тәртибе өчен һәркем үзенең өлешен кертте. Өмәне оештыруда авыл җирлеге, авыл яшләре һәм авылның өлкәннәре зур оешканнык күрсәтте.   

     

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International