ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
“Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге  психологы Фоминой Е.В. балигъ булмаганнар һәм авыр хәлдә яшәүче гаилә балалары белән    профилактика һәм тернәкләндерү чаралары оештыра.Бу чарада Княз мәктәбенең 3 класс укучылары  катнашты,алкоголь,тәмәкенең зарары турында сөйләшү алып барылды. 

 

25 апрель көнне ГАУСО КЦСОН «Шафкатъ»   агач утырту көне уңаеннан экологик чара узды.  Бу чарада төрле гаиләдән булган балалар катнашты,алар белән "Табигатьне сакла" дигән әңгәмә үткәрелде,экологик проблемалар турында сөйләшү алып барылды.  

 Кнәз авыл җирлегенең Татарстан поселогында яшәүче Аитов Ахат Хасанович   Төбәкара "Уйнагыз гармоннар"  фестивалендә катнашты һәм  "үзешчән башкаручы"  номинациясендә 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.  
26 апрель көнне Башкарма комитетның утырышлар залында Чернобыль атом электр станциясендәге фаҗиганең эчендә булучылар  белән очрашу узды.
25 апрель көнне Бәтке  авыл китапханәсендә"Һәр гасырның үз теле булырга тиеш" дигән Габдулла Тукайны искә алу кичәсе булды.Анда шигырьләр укылды,китап күргәзмәсе оештырылды. Кичәне үткәрүдә мәктәп китапханәчесе   дә актив катнашты 
  Княз авылында туып үскән һәм 15 апрель- Валерий Максимов, 26 апрель-  Сергей Попованың үлгән көннәре,   27 апрель  - Валерий Пучинин туган көн. Шул уңайдан Княз авыл җирлегендә,Ватанны саклауда һәләк булучылар истәлегенә төзелгән һәйкәл янында, 26 апрельдә   «Ради жизни на земле» дигән митинг булды.    Митингта һәләк булучыларның ата-аналары,    Афганистан  һәм Чечнәдә хезмәт иткән ветераннар,  ветераннар һәм  и инвалид Советы председателе,мәдәият һәм мәгариф хезмәткәрләре,укучылар катнашты
Ташкичү  авылы китапханәсендә, 2014 елның 22 апрелендә, бөек шагыйрь Г.Тукайның туган көнен каршылау әдәби-музыкаль кичәсе узды. Бәйрәмдә китапханә каршында оешкан “Шатлык” клубы әгъзәләре  катнаштылар.
  Татарстан поселогында мөмкинчелекләре чикләнгән балалар арасында  "Вместе мы сможем больше" дигән иҗат фестивале узды .Фстивальдә  Яр Чаллы шәһәрнең    "Спортивное движение"оешмасы җитәкчесе  Галиев Асхат Фаргатович ,иҗтимагый "Ак калфак"  оешмасы рәисе Резедә Гарипова катнаштылар һәм укучыларны, оештыручыларны котладылар, мактау кәгазләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

24 апрель Тукай муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы һәм  мәдәният бүлеге оештыруында Тукайның 128 еллыгы уңаеннан “Җирдә язлар, язда шигырь һәм Тукайлар булачак” исемендәге шигърият бәйрәме Тукай районы Круглое Поле мәдәният йортында үткәрелде.  Бәйрәмгә башкалабыз Казаннан язучыларыбыз: якташыбыз Сәлисә Гәрәева, балачагы Иштерәк авылында  үткән Җәмилә Әхтәмова, Фәрит Яхин, Рифат Сәләх, шәһәребездә    яшәп иҗат итүче язучыларыбыздан: Вахит Имамов, Айдар Хәлим, Фидаил Мәҗитов, районыбызда яшәп иҗат итүче шагыйрьләребездән: Рубис Зарипов,   Рәзинә Саетгәрәева кунак булып килделәр. 


26
апрель, 2014 ел
шимбә

Кыргызстанның Тянь-Шань тауларында 5063 метрда "Габдулла Тукай " биеклеге урнашкан . 2007 елда альпинистларның бу ачышында- Бәткедә  яшәүче Айрат Хазиахметовта катнашкан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International