ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2014 ел
җомга
 "Ак чәчәк" балалар бакчасында «Бөек Җиңү» айлыгы дәвам итә. Шул уңайдан тәрбияче Гайнутдинова Г.Г. «Подвиги детей во время Великой Отечественной Войны» исемле альбом ясады. Альбом белән барлык төркем балалары да танышып чыктылар. Сугыш чоры балалары һәм аларның батырлыклары турында әңгәмә кордылар.




 Математика елы уңаеннан уздырылган  математик  фристайлда  Түбән Суык-Су авылы мәктәбе укучылары яхшы күрсәткечләргә ирештеләр,менә алар: (регион) буенча Мусин Айзат (4 класс) - 1 урын , Ихсанова Аделя (9 класс) - 1урын,Давлятова Рената(10 класс) - 1 урын,Маланьина Эльвира (8 класс), Сейфуллина Алина (9 класс) - 5урыннар . Җитәкчеләре Ситдикова З. С. 
   

 24 апрель көнне Иштерәк мәдәният йортында    “Тукай экиятлэрнә ияреп”  дигән китап күргәзмәсе һәм «Кулларыннан гөллэр тама"дигән оста куллар күргәзмәсе булды. 

 

24 апрель көнне китапханәдә «Тукай  безнең арада » дигән шигырь бәйгесе узды, күргәзмз оештырылды.  
 2014 елда КЦСОН "Шафкатъ"үзәге"Дерево желаний""Теләкләр агачы" дигән, мөмкинлекләре чикләнгән инвалид лар өчен  акция игълан итә.  Акция 4 этапта уздырыла. 1нчесе - "Без бергә булганда- рәхәт"  дигән  Фестиваль узган көнне-балалар үз теләкләрен язалар  ,конвертка салып агачка элеп куялар.,2нче этап -Сабантуй бәйрәме көнне ,3нче этап-игәнәчеләр  ярдәме,4нче этап -Инвалидлар ункөннеге көнне - бүләкләрне тапшыру.

24
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан поселогында мөмкинчелекләре чикләнгән балалар арасында  "Вместе мы сможем больше" дигән иҗат фестивале узды .Фстивальдә  Яр Чаллы шәһәрнең    "Спортивное движение"оешмасы җитәкчесе  Галиев Асхат Фаргатович ,иҗтимагый "Ак калфак"  оешмасы рәисе Резедә Гарипова катнаштылар һәм укучыларны, оештыручыларны котладылар, мактау кәгазләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Үзәк сайлау комиссиясе һәм районның  яшьләр бүлеге "Сайларга вакыт" дигән  иҗади бәйге оештыра . Бәйге эшләре электрон һэм төп нөсхәдә тутырыла  ,30 апрельгә чаклы кабул ителә. Тулы мәгүлумат   http://vk.com/otdel_molodezhy_tuk   карагыз
2014 елның 25 апрелендә ,кичке 17.00 сәгатьтә  районның  яшьләр  бүлеге  "Яшьләр  фикере -районның киләчәге "дигән  тема астында җыелыш  уздыра. 
 Калмаш мәктәбенең яшь журналистлары  Бөек Җиңунең 69 еллыгы уңаеннан ветераннарның өйләрендә булдылар,аларның истәлекле хәтирәләрен барладылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International