ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Язгы яхшылык атнасы дәвам итә. Бүген Сәмәкәй мәктәбендә классларда шушы темага класс сәгатьләре үтте. 6,8нче классларда "Яхшылык нәрсә ул?" дигән темага әңгәмә үткәрелде, башлангыч класс укучылары "Без иң зур ярдәмчеләр" исемле класс сәгате уздырдылар. Алар әти-әнигә, мохтаҗ кешегә, ветераннарга ярдәм итү хакында сөйләштеләр.
18 апрель көнне Актаныш районында үткән армрестлинг ярышларында  Тлянче-Тамак терләкләндерү мәктәбе 3 урынны яулады.Шулай ук аерым ярышларда,үзләренең  үлчәү авырлыклары буенча ,Фархутдинова Ильмира - 1 урын, Афанасьев Виталий -  2 урын, Газимова Юля - 3 урын, Маняшкин Саша - 3 урынга ия булдылар.
17нче апрель көнне  Мусабай Завод мәктәбендә уздырылган ата-аналар җыелышында сәнгать мәктәбе укучылары үзләрененң чыгышларын күрсәттеләр: курайда уйнадылар, җырладылар һәм Шакирзянов Айнур гармунда уйнады. Җитәкчеләре Дәминов Рафик Сабир улы
Мәләкәс   мәктәбенең  11 класс укучысы   Саттарова Айгөл Бөтенроссия бәйгесе "Доброволец России-2014"  тә катнашты һәм  "Социальное служение" номинацииясендә   "Класс волонтерлары "проекты белән җиңүче булды.
Ветераннар арасында бара торган «Балкыш» фестивале дәвам итә,ул  23 апрельдә ул Түбән Суык-Су  мәдәният йортында   узды.Фестивальнең иң өлкән кешесе Яңа Мусабай авылыннан 87 яшьлек Вахитова М апа.  Фестивальдә  татар халкының   чәк-чәге дә үз урынын тапты,күргәзмәдән соң фестивальдә катнашучылар чәк-чәк белән сыйландылар,тәмләп чәйләр эчтеләр.
 
23 апрель көнне  утырышлар залында "Бердәм дәүләт имтиханнарындагы үзгәрешләр һәм оештыру"  дигән тема астында киңәшмә узды. Киңәшмә эшчәнлегендә   имтиханнар  үткәрү өчен җаваплы булган хезмәткәрләр,иҗтимагый күзәтчеләр чакырылган иде.  
Торак комуналь  хезмәтнең ничек эшләвен билгелә, яшьләргә үзләренең  фикерләрен белдерә алсыннар өчен  социаль рекламалар ясау өчен конкурс игълан ителә.,ул яшьләр өчен төзелгән  Федераль программа  «ВСЕ ДОМА»"Барысы да өйдә" дигән проект нигезендә алып барыла.   

23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Әҗмәкәй авыл җирлеге Гәрдәле авылында өмә
    

 

23 апреля 2014 году в МБОУ «Князевская СОШ» психологом Фоминой Е.В. отделения социальной помощи семье и детям ГАУСО КЦСОШ «Шафкатъ» среди несовершеннолетних было проведено групповое занятие по профилактике правонарушений.В

Түбән Суык-Су "Светофор" төркеме җиңүче,ул "Безопасное колесо 2014" бәйгесендә 1 урынны алды.  Төркемнең җитәкчесе  Фазуллин Дильшат Зиннәт улы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International