ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Новоторицкое авылы   "Ромашка"  балалар бакчасында да   "Мин татарча сөйләшәм!" акциесе узды, матур итеп эмблемалар ясадылар,шигырьләр ,җырлар башкардылар.

Сәмәкәй мәктәбенең 6нчы класс укучыбыз Вәлиев Айдар "Юбилейный" спорт комплексында татар-башкорт спорт көрәшендә үз үлчәү категориясендә 3нче урын алды. Котлыйбыз аны.

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясендә Княз  мәктәбе укучылары 8нче мәртәбә катнаша.
Шимбә көннән Татарстанда җылылык көтелә. Көндез  термометр   баганалары   плюс 4-9 градус җылылык күрсәтәчәк.
Авыл сәхнәләрендә Ветераннар (инвалидлар) оешмасы Советы , мәдәният бүлеге   белән берлектә оештырылган"Балкыш" өлкәннәр фестивале бара. Бу фестивальнең сайлап алу туры Борды, Теләнче-Тамак, Иске Дөреш, Яңа Бүләк,  Иштирәк авылларында  гөрләп үтте. Республика күләм оештырылган бу Фестиваль  1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган , ветеран үзешчән башкаручыларның “Балкыш” республика  фестивале  3 тапкыр уза ,ә  районда бу башлангыч 8нче  тапкыр. 


  2 апрельдә Круглое Поле урта мәктәбендә «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Е. Фомина һәм социаль педагог Г. Сафиуллина белән балигъ булмаганнар катнашында хокук бозуларга каршы чараларга багышланган кичә узды. Анда Круглое Поле мәктәбенең җиденче сыйныф укучылары катнашты. Чара кысаларында балалар алкоголь эчү, тәмәке тартуга каршы профилактика чараларына багышланган видеофильмнар карадылар. 

9 апрель көнне  Күзкәй мәктәбендә  гадәттән тыш хәлләр вакытында эвакуациләнү буенча өйрәнүләр үтте. ТИН укытучысы Карпов В.И. барлык укучыларга һәм мәктәп хезмәткәрләренә мондый очракларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрде. 
9 апрель  көнне Мәләкәс мәктәбендә   хокук тәрбиясе юнәлешендә юстиция подполковнигы Зеленин Владимир Тарасович чыгыш ясады.
Мәләкәс мәктәбенең 9 класс укучысы  Гаффанова Регина  мәктәп балалар оешмасы "Алмаш"ның  Президент. Ул республика күләм балалар һәм яшьләр оешмалары тарафыннан үткәрелгән "Лидер-2014" тә катнашты. Бу талантлы, иҗади эзләнүчән ,чын күңелдән  тормышны яратып яшәүче баланы,барлык укучылар да үрнәк итеп тоя. Аңа матур башлангычының дәвам итүен,киләчәктә "Оста җитәкче" булуын теләп калабыз!
Түбән Суык-Су мәктәбенең  8 класс укучысы  Хайрединова Инзиля Булат кызы  Италиянең Рим шәһәрендә узган "Салют талантларга" проектының II  Бөтенхалык "VIVA ROMA!"фестиваль- конкурсында җиңеп -  I  Дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды.   Аның әнисе Гөлмира Нәкип кызы һәм әтисе Булат Исрафил улын да зур шатлыклары белән котлыйбыз. Инзиләгә иҗади уңышлары күп булын,сәламәт бала булып яшәвен  телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International