ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
 Татарстан Республикасының  Министрлар Кабинеты №145 карары(04.03.2013ел)нигезендә   -тимер юл транспорты өлкәсендә льготалар турында, ААҖ“Россия тимер юллары”оешмасы     аңлатма бирә.Льготалардан  1 майдан 30 сентябрьгә чаклы түбәндәге кешеләр  куллана ала:
  Тимер юл транспорты объектларында балалар травматизмын  булдырмау максатыннан  ОАО “РЖД” филиалының вагон хезмәт саклау башлыгы Хотеев В.Ю.  тарафыннан Круглое Поле мәктәбендә 3-8 нче сыйныфлар өчен  тимер юл  транспортында куркынычсызлык кагыйдәләре буенча лекцияләр, “Тимер юл- иң куркыныч зона”  темасына видеофильмнар күрсәтелде, буклетлар бирелде.

9
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә балигъ булмаганнар арасында Сәламәтлек көне уңаеннан   чара үтте. Бу чара "Сәламәт яшәү"  гә багышланган иде.Анда  социаль яктан авыр хәлдә яшәүче  , күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче,аз керемле гаиләдән булган 15 укучы катнашты. Алар белән сәламәт яшәү   кагыйдәләре тагын бер кат искә алынды ,төрле спорт уеннары уздырылды. 

Яңа Бүләк авылында татар халык йолаларын саклап калу максатыннан ветераннар белән “Каз өмәсе” күренешен әзерләп авыл халкына күрсәтелде. Монда каз йолку, канат сыдыру, казларны чишмәдә юу йолалары булды. Өмәгә килүчеләр шулай ук татар халыкының борынгы уеннарын уйнадылар, кызыклы табышмакларның җавапларын таптылар, үзләренең яшь вакытта җырлаган җырларын башкарып, яшьлекләрен искә төшерделәр. Соңыннан каз бәлеше һәм каз тәбикмәген авыз итеп чәй эчтеләр.

КФУның Яр Чаллы институтында «МедиаПокорение» балалар һәм яшьләр матбугат чараларының V Бөтенроссия фестивале узды. «Иң яхшы мәктәп газетасы» номинациясендә Яңа поселогы мәктәбенең рус һәм татар телләрендә чыгучы «Чишмә» («Родник») газетасы II дәрәҗә дипломга лаек булды.   Аларга  «Мегафон» компаниясе  истәлекле бүләк тапшырды

 "Сәхнә көзгесе" фестивалендә Новый поселогы "Березка" балалар бакчасы театр коллективы "Өч кыз" татар халык әкиятен күрсәтте һәм 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.Әкияттә мәктәпкә әзерлек төркеме кызлары: Каримова Р.Р., Хатыпова С.А., Халикова А.Р., Нурутдинова А.А., Зарипова К.Р. катнаштылар.Җитәкчеләре: Нуретдинова Л.Р., Каримова Г.М.

  Вакытында күрелгән чаралар һәм «Татарстан» совхозы поселогы кешеләренең уяулыгы аркасында шикле сумкалар табыла, анда шартлаткычлар һәм шартлаткыч матдәләр булмавы ачыклана. 
  Әлеге вакыйга уңаеннан душәмбе көнне район хакимиятендә узган атналык киңәшмәдә район эчке эшләр бүлеге башлыгы Р. Хөснетдинов шикле кешеләр турында вакытында хәбәр итүләре һәм күрсәткән уяулыклары өчен А. Мамаевка һәм Л. Хөрмәтуллинага Рәхмәт хатлары тапшырды.

2014 елның 4 апреленнән 1 октябренә кадәр Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында балалар бакчаларына, мәктәпләргә, урта һәм югары һөнәри белем бирү йортларына кабул итү кампаниясе сораулары буенча “кайнар линия” эшлиячәк.
8-495-539-55-20 (эш көннәрендә 9:00 сәг-тән 16:00 сәг-кә кадәр шалтыратырга

08.04.2014
2014 елның 4 апреленнән 1 октябренә кадәр Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында балалар бакчаларына, мәктәпләргә, урта һәм югары һөнәри белем бирү йортларына кабул итү кампаниясе сораулары буенча “кайнар линия” эшлиячәк.
8-495-539-55-20 (эш көннәрендә 9:00 сәг-тән 16:00 сәг-кә кадәр шалтыратырга

Тлянче-Тамак терләкләндерү мәктәбендә  дә  күнегүләр узды.Бу өйрәтү күнегүләрендә пожарный һөнәре хезмәткәрләренең ничек эшләвен күзәткән балаларда-  бу профессиягә кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International