5 апрель көнне, Калмия авыл җирлеге Гилфанов Нияз Рашитович катнашында, Кырныш авылында магазин ачылды. Тантананы рус теле һәм әдәбияты укытучысы Габидуллина Чулпан Әхмәтзәкиевна алып барды.
7 апрель көнне Казанда Фатиха Аитова исемендәге 12 нче татар гимназиясендә Туфан Миңнуллинга багышланган 1 нче республика конференциясендә 11 нче сыйныф укучысы Мостафина Алина катнашты һәм “Үзем сайлаган язмыш” номинациясендә дипломант булды.
.jpg)
9 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә “Шигъри тамчылар» исемле нәфис сүз осталары бәйгесенең сайлап алу туры булды. Бәйгедә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вагыйзова Г.Н җитәкчелегендә 6 нчы сыйныф укучылары Бәдретдинова Л., Кучумва Э. Һәм 5 нче сыйныф укучысы Тулаева П. Катнашты.