24 нче марта 2 класс .укучылары катнашында “Яз” темасына шигырь укучылар конкурсы булды. Укытучы апалары яз темасына картиналар күрсәттеләр, куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар, укучылар шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм рәсем конкурсы белән төгәлләнде.
Бүген, 24 март көнне, Яңа поселогы мәктәп базасында XI сыйныф укучылары рус теле фәненнән бердәм дәүләт имтиханын бирә.XI сыйныф укучылары өчен сынау (пробный) имтиханнары уздыру – укучыларның белем дәрәҗәсен тикшереп карау, төп имтиханга әзерлекне барлау һәм имтиханнар тапшырганда тутырылырга тиешле бланклар белән эшләү күнекмәләре булдыру.