балигъ булмаганнар һәм авыр хәлдә яшәүче гаиләләр белән профилактика һәм тернәкләндерү чаралары оештыру бүлеге психологы Фомина Елена "Минем яшисем килә" профилактик проект кысаларында ата-аналар җыелышында катнашты. Ул 80 ләп җыелган ата-аналар каршында , балалар белән суицидаль күренешләрне булдырмау чаралары турында сөйлшәү алып барды.
Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге балигъ булмаганнар һәм авыр хәлдә яшәүче гаиләләр белән профилактика һәм тернәкләндерү чаралары оештыру бүлеге психологы Фоминой Е.В, Круглое Поле мәктәбе укучылары белән чара уздырды,ул балаланың борчылу хәлатен ачыклау максатыннан үкәрелде.. Шулай ук, "Никотин. Конвейер смерти" дигән фильм күрсәтелде, соңыннан фикер алышулар уздырылды.
Мондый карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.«Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә уңышка ирешүчеләрне бүләкләүдә дәүләт системасын, сәнгать эшчәнлеген камилләштерү максатында, Татарстан Президентының 2004 елның 31 декабрендә чыккан “Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе” Карарының беренче пунктындагы икенче абзацтагы “һәркайсы 300 мең сум” дигән сүзләрне “һәркайсы 500 мең сум" дип үзгәртергә», - диелгән документ текстында.
Әлеге карар Татарстан Президенты сайтында урнаштырылган.