ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2014 ел
җомга

14 март көнне Кукушкина Евдакия  Васильевнага 90яшь тулды.Аны  котларга муниципаль район башлыгы урынбасары Әхмәтова Люция Хак кызы һәм  Шильнебаш  авыл җирлеге башлыгы Гончарова Ольга Анатольевна килделәр  Район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк һәм Россия президенты Владимир Путинның  тәбрикләү хатын тапшырдылар,җылы эчтәлекле  тәбрикләү сүзләре юлладылар.

8 март көнне Боерган  авылында яшәүче Нурзаян Хаеретдин  кызына  Хаеретдиновага 90 яшь тулды.Нурзаян  апаны  район  башлыгы урынбасары  Әхмәтова  Л. Х. һәм Боерган  авылы  җирлеге башлыгы Камилянов З. М.котладылар. Аңа сәламәтлек, бәхет-шатлык, озын гомер теләделәр, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, бүләк тапшырдылар.

 

2 март көнне муниципаль район башлыгы урынбасары Әхмәтова Люция Хак кызы һәм  Кече Шильнә  авыл җирлеге башлыгы Харитонов Геннадий Николаевич Белоус авылында гомер кичерүче  Панюшнина  Евдакия  Иосифовнаны 90 яшьлек гомер бәйрәме белән тәбрикләргә бардылар. Район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк һәм Россия президенты Владимир Путинның  тәбрикләү хатын тапшырдылар,җылы эчтәлекле  тәбрикләү сүзлзре юлладылар.

20 март көнне Бәтке мәктәбендә район мәктәпләре китапханәчеләренең семинары булып узды. Семинар эшчәнлегендә  китапханәче Мартыновой Г.А. электрон каталог һәм аның кулланышы белән тәҗрибә уртаклашты, 
20 март көнне    администрациянең утырышлар залында  мәктәп директорларының киңәшмәсе узды.  Сүз IX сыйныфларның чыгарылыш имтиханы (ул моңа кадәр дәүләт йомгаклау аттестациясе дип йөртлә иде), хәзер төп дәүләт имтиханы бирү һәм   БДИ турында   ,шулай ук , 
26 мартта, чәршәмбе көнне, 14.00 сәгатьтә район хакимиятенең утырышлар залында Татарстан Республикасында «Мәгариф» милли проекты кысаларында үткәрелә торган «Елның иң яхшы укытучысы» конкурсында катнашучыларны җәмәгатьчелек тыңлый. Әлеге исемгә дәгъва кылучы укытучылар ул көнне үзләренең һөнәри эшчәнлекләрен презентация рәвешендә тәкъдим итәчәкләр.
11 марттан 20 мартка кадәр  Калмаш мәктәбендә математика атналыгы үтте. Укучылар бу атнада  мавыктыргыч чаралар уздырдыла,төрле проект эшләре башкардылар.Бигрәктә ,1 класс укучылары бу атналыкта ,беренче генә тапкыр катнашсалар да,үзенчәлекле бәйге оештырдылар.

В деревне Яна - Буляк рождаются девочки Чуть ранее в этой же деревне родилась пятая дочка  в семье Газизовых Ильшата и Раушании. Старшей дочери  будет 17 лет, а младшей  - 2 года. Теперь у родителей пять помощниц – Гульшат,  Ляйсан, Илюза, Ильнара, Динара.

         Всего с начала года в районе родилось 137 детей. Отдел ЗАГС  поздравляет родителей новорожденных  и желает большого семейного счастья дружным семьям!

Гражданлык хәлләрен теркәү бүлегендә зур шатлык!Яңа Бүләк авылында Ильнур һәм  Эльмира Маликовлар    гаиләсендә Элина исемле сабый туды. Бу бала теркәү кенәгәсендә 100 нче кеше булып дөньяга аваз салды! Бәхетеле бала булып үссен!Туу турынагы таныклыкны Элинаның абыйсы Дамир һәм әтисе  килеп алды.

Шул ук,Яңа   Бүләк авылында , Газизов Илшат һәм Раушания гаиләсендә  бишенче кыз бала дөньяга аваз салды. Бу  гаиләдә  хәзер 5 кыз -Гөлшат,  Ләйсән, Илюза, Ильнара, Динара. Иң олы балага 17 яшь,    дип яза Эльвира Мостафина

 Сосновый Бор поселогында гомер итүче Хәкимә Гыйззәтула кызы Валиуллинага  90 яшь. Ак яулыклы,пакъ күңелле бу әбине  гомер бәйрәме белән котларга   муниципаль район  башлыгы урынбасары Әхмәтова Люция һәм     авыл җирлеге Башлыгы  Белова Тамара килделәр ,ветеранга сәламәтлек,бәхетле көннәр теләделәр,район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк һәм  рәхмщт хаты тапшырдылар
21 март көнне    Иштеряк авыл җирлегендә туып үскән ,Советлар Союзы Герое  Калимулла Якубов  истәлегенә багышланган чара узды.  Чарага районның танылган кешеләре чакырылды,шулар арасында  Татаарстан  телевидениясенең спорт буенча дикторы  Илдарханов Илдуста бар иде. Илдус әфәнде  чаңгы ярышында  җиңүче   айцева Венерага легендар  кеше,Ил буенча һәм олимпия  уеннарында җиңгән  чемпион   Федор Симошоның  баш киемен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International