Тимер юл транспорты объектларында балалар травматизмын булдырмау максатыннан 19 нчы март көнне ОАО “РЖД” филиалының вагон хезмәт саклау башлыгы Хотеев В.Ю. тарафыннан 3-8 нче сыйныфлар өчен тимер юл транспортында куркынычсызлык кагыйдәләре буенча лекцияләр, “Тимер юл- иң куркыныч зона” темасына видеофильмнар күрсәтелде, буклетлар бирелде.
Круглое Поле мәктәбе горурлыгы Азамат Гәйнетдинов ирекле көрәш буенча үзенең чираттагы уңышын яулады - 2 нче урынны алып кайтты.
Биклән авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габбас Сөләйман улы Сөләймановка 90 яшь тулды. Алар тормыш иптәше Зөләйха әби белән 69 ел бергә гомер кичерәләр. Бу күркәм гаиләне котларга муниципаль район башлыгы Ахметова Люция Хак кызы һәм авыл җирлеге Башлыгы Мансур Шакирҗан улы килделәр,ветеранга сәламәтлек,бәхетле көннәр теләделәр.
Гражданлык хәлләрен теркәү бүлегендә зур шатлык!Яңа Бүләк авылында Ильнур һәм Эльмира Маликовлар гаиләсендә Элина исемле сабый туды. Бу бала теркәү кенәгәсендә 100 нче кеше булып дөньяга аваз салды! Бәхетеле бала булып үссен!Туу турынагы таныклыкны Элинаның абыйсы Дамир һәм әтисе килеп алды.
Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча "яңа көн” (нәү – яңа, рүз – көн) дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт.
«2013 ел хәйриячесе” исеменә Республика конкурсы йомгаклары ясалды. Тукай муниципаль районыннан Галеев Асхат Фаргатович - председатель правления Региональной общественной организации инвалидов РТ «Спортивное движение» г.Набережные Челны җиңүче булды.Ул быелгы елда гына да 359000 сумга төрле чаралар үткәргәндә иганәче булган.