ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2014 ел
чәршәмбе

Мәдәният елы уңаеннан Калмия авыл китапханәсендә күргәзмә оештырылды.

18 март көнне Бәтке урта мәктәбендә «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү психологы Е.Фомина   балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча чара үткәрде. Анда 5 һәм 6 класстан,төрле  гаиләләрдән булган  укучылар  катнашты.

22 мартта ,  10.00тән 11.00 сәгатькә кадәр район хакимияте бинасының 104нче  бүлмәсендә (адресы: Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46 йорт) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Роберт Миннегалиевның ярдәмчесе – Эмиль Хәйретдинов сайлаучыларны кабул итә.
 
Алдан язылу өчен телефон: 70-37-82.  
21 мартта «Бердәм Россия» сәяси партиясе, Россия юристлары ассоциациясе белән берлектә, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә.   Кабул итү вакыты иртәнге сәгать 8.00дән кичке 17.00гә кадәр,түбәндәге адрес буенча:Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, Есенин урамы, 1нче йорт . Сез нотариус, адвокатлар һәм юристларга сорауларын бирә алачаксыз.  Мөрәҗәгать итү өчен  71-39-75 телефонын куллана аласыз..

Күзкәй мәдәният йортының тамаша залында  авыл үзешчәннәре   Халыкара хатын-кызлар көненә уңаеннан Данил Салиховның «Хатын түгел, аждаһа» исемле комедиясен сәхнәләштерделәр.Рольләрдә Хәйри белән Бәхти ( Гали Мингалимов белән Айрат Сәхапов  ) хатыннары Юлбикә (Гөлфия Әхмәтҗанова) белән Әзифәне (Гөлнур Шәйхуллина) башкардылар. 

– Менә ичмасам булдырдыгыз, профессиональ артистлардан ким уйнамадыгыз, сезгә рәхмәтнең иң зурысы, – диде авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев.
Артистларга, әсәрне сәхнәгә куюда матди ярдәмне  Руслан Шәйдуллинга, Марсель Садыйковка, Эдуард Гәрәевка күрсәтте.

  Заһидә Нәбиуллина(Тулы язма “Якты юл” газетасы битләрендә)

15 нче март көнне Сосновый Бор  поселогында Иван Алексеевич Бятиков истәлегенә багышланган  Тукай муниципаль районы беренчелегенә  өстәл тенисы ярышы үткәрелде.  Круглое Поле  мәктәбе укучылары да бу уенда актив катнашты. 10 нчы сыйныф укучысы  Ялаев Камил 3 нче урынны алды. 11 команда арасында  безнең   команда  2 нче урынны алды.

18 март көнне  Новотроицкое мәктәбе каршында «Живая классика» дип исемләнгән Бөтенхалык шигырь бәйгесенең районкүләм сайлап алу  туры  узды. 6 класслар арасында барган бу бәйгедә 21 мәктәптән     25 укучы катнашты. Җиңүчеләр: 
13 март көнне Яр Чаллы шәһәренең    Ярбуе  ял итү паркында , Тукай районы беренчелегенә Советлар Союзы Герое Кәлимулла Якуб улы Якупов истәлегенә  багышланган   биатлон буенча ярышлар үтте. Ярышларда 9 авыл җирлегеннән  44 спортсмен катнашты.

15 нче март көнне Сосновый Бор  поселогында Иван Алексеевич Бятиков истәлегенә багышланган  Тукай муниципаль районы беренчелегенә  өстәл тенисы ярышы үткәрелде.  Ярышларда 109  кеше  катнашты ,алар  Круглое Поле, Шильнебаш,ИскеАбдул,  Комсомолец, Кече Шилнә, Новотроицкое, Княз,Түбән Суык-Су, Сәмәкәй, Биклән, Боерган авыл җирлекләреннән иделәр.

"Татарстан" поселогы    китапханәсендә  П.П.Ершовның  «Конек-горбунок» китабы язылуга 180-ел тулу унае белән "Әкияттә кунакта" дигән чара узды. Балалар бу чарада бик теләп катнаштылар,викторина сорауларына җавап бирделәр,әкият буенча фикер алыштылар, «Конёк-горбунок»  мультфильмын  карадылар,дип яза  китапханә мөдире   Мәйсәрә Мирзаянова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International