14 мартта “Иң яхшы мәдәният хезмәткәре – 2014” район конкурсының район мәдәният йортында узган финал этабында 8 мәдәният хезмәткәре чыгыш ясады. “Иң яхшы режиссер” номинацияләрендә Иштирәктән Хадеева Гүзәл Фәгим кызы җиңүче дип табылды. 18 март көнне Боерган авыл китапханәсендә “Мин Тукайга киләм” дип исемләнгән әдәби-тематик кичә уздырылды. Чарага Боерган авылында яшәүче кул эшләре осталары чакырылды. Алар һәрберсе үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Китапханәдә Тукай әкиятләренә нигезләнеп ясалган кул эшләре бәйгесе игълан ителгән иде. Бәйгенең җиңүчесе итеп хезмәт ветераны Татьяна Григорьевна Ким билгеләнде.
Казан федераль университеты (Идел буе ) хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү узәгендә Гражданлык хәлләрен теркәү хезмәткәрләре өчен “Гражданлык хәле актларын теркәү закончанлык, актуаль проблемалар һәм хәзерге үсеш” дигән укулар узды .Бу укуларда районнан 5 кеше катнашты.