Балаларга һәм яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан, Шилнәбаш авылы китапханәсендә тематик кичә үтте. Монда мәктәп укучылары өчен Әфган сугышы турында фильм күрсәтелде.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, китапханәдә «Бергәләшеп армия сафларында хезмәт итәчәкбез» дип аталган бәйге узды.