ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Тукай районы буенча 2013елда кулланучылар хокукын яклау буенча 25 эш тикшергән. Бу эш элемтә,кәрәзле телефоннарга бәйле очраклар. Күбеченчә мөрәҗәгатьләр ССС «МТС», ООО «Евросеть», ССС «Белый ветер» оешмаларына карата булган.
15 нче февраль көнне МБОУ «Тлянче-Тамакская средняя общеобразовательная школа им. Нурми Шарипова» Тләнче Тамак мәктәбендә Муса Җәлилнең тууына 108 ел тулу уңаеннан музыка укытучысы Энҗе Гимазетдинова 5 нче сыйныф укучылары белән "Могҗизалар кыры" уены үткәрде. Әлеге уен - дәрестә балалар герой - шагыйрьнең тормыш юлын искә төшерделәр, "Моабит дәфтәрләре" җыентыгына кертелгән шигырьләрен сөйләделәр, М.Җәлил сүзләренә язылган җырлар җырладылар.