ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
19 февраль көнне Сосновый Бор поселогында  хәрби-спорт уены "Аҗаган-2014"ның район этабы узды. Уенны ачу тантанасында Княз авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Волков Александр Николаевич катнашты.Уен-бәйгедә зона ярышларында җиңгән төркемнәр катнашты.

19
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Тукай районы картлар йорты өлкәннәре   компьютер серләрен ачалар.   Бсенова Зинаида Михайловна,  бик мавыгып,бик теләп  өйрәнүчеләрнең берсе

15.02.14   - Мусабай-Завод авыл китапханәсендә Муса  Җәлилне искә алу уңаеннан  “Мин тез чүкмәм, катыйль синең алда" дигән  әдәби кичә узды.

14.02.14 -  Мрәс авыл китапханәсендә Герой шагырь Муса Җәлилне искә алу көн уңаеннан “Исемең калсын үзең үлсәң дә, тарихларда  укып ятларлык...” дигән  китап күргәзмәсе һәм виктроина уздырылды.

15 февраль көнне Мәләкәс авыл китапханәсендә  «Сугыш җиле кагылган язмышлар…» дигән очрашу үттте. Мәдәният хезмәткәрләре   Фартдинова Лилия,Адамова Людмилалар хәзерләгән бу чара бик мавыктыргыч булып узды
Комсомол мәктәбендә психолог тарафынннан "Норкомания ул тупик" дигән  дәрес күрсәтелде. Чарада  төрле авыр гаиләдән булган 35  бала һәм укытучылар катнашты .

Яңа поселогында сугышчы-интернационалистлар истәлегенә багышланган полиатлон буенча район беренчелеге үтте.

Полиатлон ярышларының җиңүчеләре :1 урын-Калмаш мәктәбе,2 урын-Биклән мәктәбе,3 урын-Яңа поселогы мәктәбе

Татарстанда бала тудыру йотларында яңа туган балаларга Сәламәтлек министрлыгы  исемле  браслет һәм    медальон -бейджик кидертергә  тәгъдим ясый.Ул кызларга -ал, малайарга-зәңгәр төс булыр дип күзаллана.  
Өстәмә һөнәри белем бирү федераль бюджет дәүләт мәгариф учреждениесе “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” (ФГБОУ ДПО ТИПКА) өстәмә белем бирү программалары нигезендә «АПКда мнеджмент», «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлешләре буенча түләүсез яңадан һөнәри әзерләү курсларына укучылар кабул итү турында игълан итә.



12 февраля 2014 г.  Шилнәбаш мәктәбе укучылары  IT-парка  җитәкчесе Хазиевым Тимуром һәм   бизнес-инкубатора    директоры Гирфанов Роман белән очраштылар һәм Тема круглого стола называлась «Как создать свой Start-up» дигән түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә булдылар. Бу очрашу "Нижегородской государственный  лингвистический  университет"ында узды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International