«АПКда менеджмент» юнәлеше буенча Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясе төбәкләре агросәнәгатькомплексы системасы предприятиеләренең һәм оешмаларының (крестьян (фермер) хуҗалыкларын да кертеп) урта махсус һөнәри белеме яисә югары белеме булган белгечләре һәм җитәкчеләре кабул ителә. Үзең белән хезмәт кенәгәсе күчермәсе (өземтәсе), паспорт (аның күчермәсе), соңгы белем алу документы, оешма (предприятие) юлламасы, фотография булырга тиеш.
«Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча АПК идарә органнарының, шулай ук авыл территорияләре җирле үзидарә органнарының урта махсус һөнәри белеме, югары яисә тәмамланмаган югары белеме булган белгечләре һәм җитәкчеләре кабул ителә. Үзең белән хезмәт кенәгәсе күчермәсе (өземтәсе), паспорт (аның күчермәсе), соңгы белем алу документы, оешмалар яисә җирле үзидарә органнары юлламасы, фотография булырга тиеш.
Укулар көндез-читтән торып алып барыла. Уку озынлыгы 500 сәгать (1 – 1,5 ел эчендә). Сессияләр, өлешчә җитештерүдән аерылып, 2 атнага оештырыла. Дистанцион уку мөмкинлеге дә карала (шәхси график буенча). Укучылар уку чорына кирәкле уку һәм уку-методик әсбаплары белән тәэмин ителә. Читтән килеп укучыларга уку чорына кунакханә тибындагы тулай торактан урыннар бирелә (тору һәм туклану – түләүле).
Белешмәләр өчен телефон 8(843)277-81-67.