ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2014 ел
сишәмбе

13 февраль көнне Шилнебаш китапханәсендә     “Ялкынлы Әфган җиреннән" исемле тематик  әңгәмә үтте
Китапханә мөдире Бариева Нурзиля Нигмәт кызы  Әфган җирендә ун ел буе дәвам иткән сугышта һәлак булган, хәрби бурычларын намус белән үтәгән якташларыбыз турында сөйләде ,слайдлар күрсәтте,Альберт  Сабиров гитара белшн җырлар җырлады.

21 февраль көнне 13  сәгатьтә Тукай муниципаль районы Советының XXVII утырышы була.

Көн тәртибендә:

 1. 2013 елда Тукай муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре, 2014 елга бурычлар.

 

2. Төрлесеннән. 

 

 

 "Чаллы яшелчәлеге"
Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать”үзәге 2 юнәлештә эш алып бара: өлкән яшьтәгеләргә һәм инвалидларга өйгә барып социаль ярдәм күрсәтә һәм балигъ булмаганнар һәм авыр хәлдә яшәүче гаиләләр белән профилактика һәм тернәкләндерү чаралары оештыра.

  Шулай ук митингта  ветераннар һәм   инвалидлар   советы председателләре Волков А.Н. һәм  Самойлов Н.А. , Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә директоры Шаехова С.Н., Кнәз авыл җирлеге депутаты, мәктәп директоры  Салахова Л.Р катнаштылар . Митингны  мәдәният йорты директоры   Тузеева Т.Е.алып барды. Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать”үзәге хезмәткәрләре дә сугышчан- солдат һәйкәленә чәчәкләр салдылар.


17
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
 

Бүген Район башлыгы Хаҗиев Васил Гариф улы чираттагы  атналык   киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә   "Челны Овощи" җитәкчесе Хатыпов  Ришат Сәхәбетдин улы, авыл җирлекләре өчен җаваплы "Челныгаз" оешмасы   башлыгы Гатауллин Равил Альберт улы ,район буенча   социаль хезмәт күрсәтү  бүлеге башлыгы Шәфикова Гөлнара Ауезхан кызы  чыгышлары тыңланды.

 
Гыйнварның 17сеннән 30ына кадәр районның фольклор, театр коллективлары һәм мәдәният учреждениеләре ансамбльләре арасында «Истоки» дип аталган үзешчән сәнгать конкурсы узды.
Балалар арасында иштирәклеләр – беренче, кнәзлеләр – икенче, Мусабай Завод нәниләре өченче урынны алды. Яшьләрдән беренче, икенче урыннарны Калмия һәм Комсомолец коллективлары бүлеште. Ө
Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбеннән нинди генә чаралар үтми .Укучылар белән бу чараларны  тәҗрибәле  мөгаллимнәр  башкара. Шундый чараның берсе 14 февраль көнне үтте. Ул "Солдат җырлары" дигән  кичә иде. Барлык укучылар бик теләп катнаштылар,бүләкләр,мактау кәгазьләре алдылар.
Февраль ае хәрби-патриотик чараларга бай   Шуларның берсе , районда күп еллар оештырылып килүче е «Аҗаган» уены.Ул  уен-ярыш мәктәпрәр арасында зоналарга бүленеп үткәрелде. Зона ярышларында җиңгән төркемнәр 20 көнне "Сосновый Бор" поселогында үтәчәк, дип язалар яшьләр белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре . Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

Мусабай-Завод урта мәктәбендә 4 ел рәттән инде Зарница уенының куст ярышлары уздырыла. Бу ярышта 5 мәктәп: Комсомол, Суыксу, Борды, Новотроицк, Мусабай-Завод мәктәбе укучылары көч сынашты. 7 төр ярыштан торган Зарница уенында Мусабай-Завод мәктәбе беренчелекне алып финал ярышына катнашырга лаек булдылар. Аларга уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International