ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге Гашыйклар көне уңаеннан чара уздырды.

14.02.2014 ел.Барлык сыйныфларда сыйныф җитәкчеләре "Батырлык" дәресләре уздырды. Бу дәрес Афганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел, Бөек патриот шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап уздырылды. Соңыннан митинг булды. Бу митингта ОБЖ укытучысы Марсалов Н.В. афганчылар турында сөйләде. Авылыбыздан Афганстанда хезмәт иткән солдатлар белән таныштырды. Митинг бу сугышта һәлак булучыларны 1 минутлык тынлык белән искә алу белән тәмамланды.

Калмаш мәктәбенең  11 класс укучысы Гарипова Алисәнең әтисе, әфган-сугышчысы Гарипов Рөстәм белән очрашу үтте.   Аңа  укучылар сорау артыннан сорау бирделәр,бик күп фагыйгалар искә алынды.
13 февраль көнне Борды мәктәбендә барлык классларда да   батырлык дәресләре  үткәрелде.
2014 нче елның 13 нче февралендә югары һөнәри белем бирүче Федераль дәүләт автономияле мәгариф учреждениесе “Россия дәүләт һөнәри-педагогика университеты” ның интеграл база кафедрасында ТР икътисады өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча үзара ярдәмләшү турындагы Шартнамәгә кул куелды.
Хезмәттәшлекнең максаты - оптимизациягә юнәлдерелгән ресурсларны берләштерү хисабына һонәри белем бирүнең сыйфатын, нәтиҗәлелегенен, дәрәҗәсен арттыру һәм квалификацияле эшчеләр һәм белгечләр әзерләүдә аларны максималь нәтиҗәле куллану.
 

14 һәм 15нче февраль көннәрендә  Мәләкәс мәктәбендә танып-белү сәгате үткәрелде. Бу чара Ватан өчен гомерләрен биргәннәрнең якты истәлегенә багышланды Укучылар сугышчан-интернационалистлар турында     күп нәрсә белделәр.

15.02.2014ел. Новотроицкое  «Огонёк» мәдәният йортында  мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нуретдинова Альбина Николаевна ярдәмендә  сугыш -интернационалислары белән очрашу үтте. Анда алар әдәби-  музыкаль  композиция «Живая память»дигән  тема астында  сугыш чорлары җырларын тыңладылар,кинохроник тасмалар карадылар .Кичәдә авыл җирлеге башлыгы Волкова Рима Раис кызы катнашты һәм чыгыш ясады.
15 февральдә Әфганстан җирләреннән Совет гаскәрләрен чыгаруның 25 еллыгы билгеләп үтү уңаеннан Кече Шильнә авылында  кичә узды. Аны авыл китапханә мөдире Илсояр Крапивина  һәм авыл җирлеге башлыгы Харитонов Геннадий Николаевич оештырдылар. Кичәдә  Яр Чаллы шәһәренең 47   санлы кадет мәктәбе укучылары һәм "Афган солдатлары" дигән ансамблҗь чыгыш ясады,шулай ук  республика балалар китапханәсе һәм ТРның хәрби комиссариаты балалар һәм яшүсмерләр арасындаүткәргән «Хәрби батырлык кыры – Әфганстан» дип аталган иҗат конкурсында катнашучыларга бүләкләр тапшыр да  булды. 
Кече Шильнә мәктәбендә "Зирәкләр берләшмәсе" төзелде. Бу оешма 11 февраль көнне "Балалар иҗаты һәм презентациясе" дигән конкурс үткәрде һәм нәтиҗә ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International