«Истоки» дип аталган үзешчән сәнгать конкурсы тәмам ...

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
Гыйнварның 17сеннән 30ына кадәр районның фольклор, театр коллективлары һәм мәдәният учреждениеләре ансамбльләре арасында «Истоки» дип аталган үзешчән сәнгать конкурсы узды. Әлеге чара мәдәни мирасны саклау, гореф-гадәтләребезне яшь буынга тапшыру һәм үзешчән коллективларның иҗатын үстерү, эшчәнлеген баету максатларын күздә тотып оештырылды. Бәйгедә 336 кешедән торган 25 коллектив катнашты. Аларның 5есе – балалар, 3есе – яшьләр, 19ы өлкәннәрдән торган ансамбльләр иде.
Балалар арасында иштирәклеләр – беренче, кнәзлеләр – икенче, Мусабай Завод нәниләре өченче урынны алды. Яшьләрдән беренче, икенче урыннарны Калмия һәм Комсомолец коллективлары бүлеште. Өлкәннәрдән Боерган фольклор коллективы беренчелекне яулады, икенче, өченче урыннар Яңа поселогы һәм Күзкәй үзешчәннәренә бирелде. Иске Җирекле, Сәмәкәй, Новотроицкое, Биклән коллективлары конкурсның дипломантлары булдылар.
(Яязма "Якты юл" газетасыннан алынды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International