13 февраль Таш-Кичү авыл китапханәсендә Илһам Шакировның туган көне уңаеннан “Моң чишмәсе” исемендәге иҗат кичәсе үткәрелде. Китапханәче Светлана Мухаметнабиева Илһам Шакировның тормыш һәм иҗатына тукталды. Чарада катнашкан Гилаева Нәсилә апа Илһам аганың балачагына кайтып, җырчы булып киткән чакларын искә алды. Чара Җәүдәт Имамов һәм Сөмбел Зарипова башкаруында җырлар белән үрелеп, тамашачылар күңеленә җиткерелде.
" Бөек Җиңүнең 70еллыгын каршылап " дигән киңәшмә утырышында түбәндәге тәкъдимнәр булды;
*Исән ветераннарның истәлекләрен видеотасмага яздырып калырга кирәк .Ул истәлекләр һәр авылда булдырылырга һәм халык җыелган чараларда күрсәтелергә тиеш.
Татарстанда быел беренче мәртәбә корылыкка чыдам сабан бодае үстерәчәкләр. Ул Татарстан, Самара, Башкирия, Ульяновск һәм Төньяк Казахстан селекционерлары төркеме тарафыннан булдырылган«Экада-113» дип аталачак, дип хәбәр итте яңалык авторларының берсе – Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшерпенү институтының сабан бодае селекциясе бүлеге мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Нурания Василова.
Кичә муниципаль районында авыл мәктәпләренең чыгарылыш укучылары белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре һәм югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе Казан дәүләт аграр университеты, югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесеКазан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе галимнәре очрашты.Очрашу район башлыгы Хаҗиев Васил Гариф улы алып барды.