13 февраль Таш-Кичү авыл китапханәсендә Илһам Шакировның туган көне уңаеннан “Моң чишмәсе” исемендәге иҗат кичәсе үткәрелде. Китапханәче Светлана Мухаметнабиева Илһам Шакировның тормыш һәм иҗатына тукталды. Чарада катнашкан Гилаева Нәсилә апа Илһам аганың балачагына кайтып, җырчы булып киткән чакларын искә алды. Чара Җәүдәт Имамов һәм Сөмбел Зарипова башкаруында җырлар белән үрелеп, тамашачылар күңеленә җиткерелде.