ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

Олимпиадада катнашучылар биргән интервьюны  8 нче февраль көнне кичке сәгать 5-тә ТНВ каналында "Белем дөньясы"нда  тапшыруында карый алдык.

 Мәләкәс мәктәбенең  9 класс укучысы Гаффанова Регина татар теле буенча ресрубликакүләм олимпиада да  җиңүче булды. Укытучысы Умнова Лилия Ивановна.Котлыйбыз!
Бәтке мәктәбендә сингапур  компаниясе «Educare»дән  мисс Фиона укулар уздырды Ул".Школа Превосходства» дигән программа нигезендә алып барылды. Укытучылар бик теләп катнаштылар,күп төрле яңалыклар тупладылар.

Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә"ышаныч ящигы" булдырылды.

 

Калмаш мәктәбе укытучылары Галеева Г.Р. һәм  Кутуева И.Н. "Ватан геройлары көне"дигән класс сәгатьләре үткәрделәр.Укучыларга    батырлар  һәм  батырлык өчен бирелгән бүләкләр турында презентация  карау бик ошады.
Борды мәктәбе  мәгариф өлкәсендәге үсеш    Гомумроссия прокты "Школа цифрового века"да катнашып  Диплом белән бүләкләнде.
  Яр Чаллы шәһәрендә үткән  «Беренче адымнар» дип исемләнгән республика ачык фестивалендә Бәтке мәктәбе укучылары Нәсибуллина Рәлина һәм Сибгатуллина Азалия  дипломант булдылар. Укытучылары   Тихонова Татьяна Сергеевна. Котлыйбыз!
 Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында министр урынбасары Даниил Волков ТР ФМ Казначылык Департаменты, Тр буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе, ТР буенча ФССП идарәсе вәкилләре катнашында эшлекле киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә юл йөрү өлкәсендә административ хокук бозган өчен штрафлар буенча түләмәүлекне киметү мәсьәләсе каралды.


  Комсомол мәктәбенең  11 класс укучысы Гайнеева Наиля (укытучы Гайнеева Д.Ф.)эзләнү һәм проектлар төзү буенча , читтән торып халыкара  конференциядә катнашты һәм сертификатка ия булды.
Кнәз мәктәбендә 11 февраль көнне барлык классларда да Батырлык дәресе үтте. Ул Совет гаскәрләрен  Әфганстан җирләреннән чыгаруга 25 ел тулу уңаена багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International