ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2014 ел
җомга
Һәр ел 14 февраль көнне бер-берсен яраткан кешеләр гыйшыкларын белдереп бер-берсен сөендерер өчен көтелмәгән бүләкләр әзерләп, бу көн киясе күлмәкләрен, ашыйсы ризыкларын алдан хәстәрләргә тырышалар. Бу бәйрәм күбрәк Ауропа илләренә hәм русларга хас булганга күрә мөселман дәүләте буларак беленгән Төркиядә дә аңа зур әҺәмият бирелүе бераз сәеррәк кебек тоелса да гаҗәпләнмәгез: гашыйклар көне нәкъ менә бүгенге Төркия дәүләте урнашкан туфракларда, Борынгы Рим империясендә барлыкка килгән бит.


13
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
  7 -8 февральләрендә үткән  Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында  ТлянчеТамак мәктәбе укучысы  Зиганшина Резеда  технология олимпиадасында   сынатмады.  Җитәкчесе югары    категорияле укытучы -Лутфуллина Алсу Рәис кызы

13 февраль көнне   хакимиятнең утырышлар залында район фермерларының семинар-киңәшмәсе узды.   Семинар шәхси хуҗалыкны үстерү, киңәйтү, дәүләт программаларына керү, язгы кыр эшләренә багышланган иде. Семинар эшчәнлегендә район башлыгы Васил Гариф улы Хаҗиев катнашты һәм  ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов  катнаштылар

12 февраль -  Новый  поселогы мэктэбендэ  воин-интернационалистларны искэ алу кэне булып узды.
Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Яшьләрнең социаль-ткътисадый инициативалары” Гомумроссия иҗтимагый берләшмәләр берлеге яшь авторларның Россия территорияләрен социаль-ткътисадый үстерүгә юнәлдерелгән “Минем илем – минем Россиям” проектлары конкурсын игълан итәләр.

Конкурс яшьләрне Россия төбәкләрен, шәһәрләрен һәм авылларын үстерүдә: икътисад һәм социаль өлкәне үстерүдә, Россия территорияләренең идарә системасын камилләштерүдә катнашуга җәлеп итү максатларында; шулай ук дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары өчен, икътисадның һәм фәнни-педагогик өлкәнең реаль секторы өчен кадрлар резервын әзерләү механизмнарының берсе буларак уздырыла.


 
 Спорт парлары ярышлары Россия фигуралы шуу триумфы белән тәмамланды. Россиянең ике пары Татьяна Волосожар белән Максим Траньков һәм Ксения Столбова белән Федор Климов – Сочида команда турнирында Олимпия чемпионнары.

 


12
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
8 февраль көнне Түбән Кама шәһәрендә үткән республикакүләм "Рус җырлары-2014"  бэйгесенең сайлап алу этабында   Сударушка"(с. Малая Шильня),"Росинка"(д. Большая Шильня),"Полюшка"(п. Круглое Поле) фольклор   төркемнәре Тукай районы данын яклауда катнаштылар һәм уңышлы гына чыгыш ясадылар.
Бүген, мунициаль район башлыгы Васил Гариф улы Хаҗиев рәислегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комететның киңәйтелгән утырышы булды.Утырыш эшчәнлегендә  Татарстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Киям улы Хамаев   катнашты.Әлеге киңәшәмәгә    авыл җирлеге башлыклары, ветераннар советы  әгъзалары, мәктәп   директорлары, мәдәният йортлары директорлары һәм мөдирләре ,     бүлек җитәкчеләре чакырылган иде

    

Новотроицкое мәктәбе  укучылары астрономия фәнен  тирәнтн өйрәнү,галәм, дөнья,космос,йолдызлар системасын ,алган белемнәрен тулыландыру йөзеннән Яр Чаллы шәһәрендәге планетариядә сферик форматтагы кино карап матурлык дөньясына чумдылар.

Кызганычка, бүген һәр бишенче бала тулы булмаган гаиләдә туа. Бу былтыр туган 117 баланы бүген әниләр үзләре генә тәрбияли дигән сүз. Парларның законлы никахта булмыйча, әти кешенең баласына үз фамилиясен бирү очраклары узган ел 12гә кимегән. Ике бала уллыкка алынган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International