Бүген ,Сочида узачак чаңгы ярышында Татарстан спортчысы -Яшел Үзән шәһәре кызы Анастасия Доценко чаңгы ярышларының квалификация өлешендә катнаша. Аның чыгышын бүген 14.00 сәгатьтә карарга мөмкин.
Догаларның авыруларны дәвалауга ярдәме зур булуын хәзер инде бүгенге заман галимнәре дә исбат итте. Санкт-Петербургтагы В.М.Бехтеров исемендәге психоневрологик фәнни-тикшеренү институтының нейро һәм психофизиология лабораториясендә профессор Валерий Слезин җитәкчелегендә кат-кат үткәрелгән тәҗрибәләр 2002 елда ук ышанычлы дәлилләр белән исбатланды: дога, чынлап та, дәвалый. Безнең ата-бабаларыбыздан калган «өшкерү»ләр дә әнә шул рәвешле дәвалауның дәлиле булып тора түгелмени?Әйе, Коръән – ул бөтен авырулардан дәва. Ләкин без бүген бу изге Китапның илаһи көче хакында белеп кенә бетермибез. Ә анда әйтелгән: «Әгәр ошбу Коръәнне тауга иңдергән булсак, әлбәттә, ул тауны курыккан хәлдә күрер идең: ул Аллаһыдан курыкканнан ярылыр иде», – диеп (59 сүрә: 21 аять.) Коръән белән дәвалану шәригатьтә билгеле.
«Татар-информ»
2014 елның 11 февралендә балигъ булмаганнар һэм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең утырышы булды.
Каралган мәсьәләләр:
1. Комиссиягә килгән административ хокук бозуга төзелгән беркетмәләрне карау . 2.Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр торышы турында алынган мәгълүмат буенча фикер алышу.3. Опекуннар(химаяче) Советына кергән гаризаларны карау.
Тукай муниципаль районында “Россия чаңгы юллары-2014” спорт ярышлары узды. Оештыручыларның мәгълүматларына караганда, чаңгыга баскан һәм дистанцияне узган иң өлкән тукайлыга 80 яшь, иң яшь - Маратаев Андрей(аңа 4 яшь) Шильнебаш авыл җирлеге.
Оештыручыларның сүзләренә караганда, “Россия чаңгы юллары-2014” -2 мең 600 кеше катнашкан.
Бүген ,Сочида узачак чаңгы ярышында Татарстан спортчысы -Яшел Үзән шәһәре кызы Анастасия Доценко чаңгы ярышларының квалификация өлешендә катнаша. Аның чыгышын бүген 14.00 сәгатьтә карарга мөмкин.
Мондый субсидияләр 2006 елдан бирле “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында бирелә. Өстәмә акча бирү конкурс нәтиҗәләре буенча каралган.
Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге хезмәткәрләре 8-10яшьлек укучылар белән берлектә, "Связь времён»" Еллар бәйләнеше" дигән тема астында Казиле авылында яшәүче тыл ветераны Абрамов Василий Семёнович белән очрашу үткәрделәр.Очрашу аның өендә үтте.