Районда фольклор коллективларының «Истоки» дип аталган фестивале үткәрелә. Районнан жюри үзе урыннарга чыгып, үзешчән коллективларның чыгышларын карый. Бүген ул- Кнәз, Новый ,Күзкәй һәм Калмаш мәдәният йортларында үтәчәк.Иртәгә, ягъни 29.01.2014 елда: Бәтке һәм Мусабай –Завод мәдәният йортларында узачак
Ррайонның ике җирле пунктында – Мәләкәстә фельдшер-акушерлык пунктында һәм «Татарстан» совхозы поселогында участок амбулаториясендә ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге пунктлары өчен урын әзерләү, ягъни ремонтлау-реконструкцияләү эше бара.
2014 елның 1 гыйнварыннан ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүнең яңа Кагыйдәсе үз көченә керде. Анда “кичектергесез” һәм “экстрен” чакыру төшенчәләре конкретлаштырылган.Экстрен очрак булып җәрәхәт, яну, кан китү, аң югалту һәм тормышка куркыныч тудырган башка ситуациялар санала. Ә кичектергесез булып кинәт кискен авырып китү, хроник чирнең кискенләшүе, кешенең үлүе исәпләнә.
Ашыгыч ярдәм күрсәтүнең рәвеше бригада чыгуның өстенлеге өчен әһәмияткә ия. Ашыгыч ярдәмне беренче чиратта экстрен очракка җибәрәчәкләр.
Торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өлкәсен модернизацияләү һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләштеләр. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.