ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бәтке  авылы,Кама һәм Нефтебаза поселогы   халкы җыелган залда авыл җирлеге башлыгы Ионычев Максим Александрович   очрашуда катнашучы район вәкилләре белән таныштырды,авыл тормышында керткән ярдәмнәре өчен балаларны,эшмәкәрләрне,авыл халкын матур эчтәлектәге рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.  Шулай ук район хәрби комиссариат башлыгы Рәис Шагитович уллары  солдат хезмәтен үтәүче ата-аналарга рәхмәт  хатлары тапшыру да , бу җыелышка матурлык өстәде.  Авыл башлыгы 2013 елда планлаштырган эшләрнең үтәлешенә йомгак ясады. Бюджет үтәлеше, җирлектә булган үзгәрешләр-яңалыклар, халыкның тормыш дәрәҗәсе хакында сүз барды. Җыелышта район башлыгы Васил Хаҗиев  чыгыш ясады,Бәтке авыл җирленендә күп эшләр башкарылуын һәм алда торган бурычларга тукталды.

29
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
 27гыйнвар көнне  Калмаш   мәдәният йортында   авыл җирлеге гражданнарының гомуми җыелышы булды. Җыелышта район башлыгы В.Г. Хаҗиев, аның урынбасары Л.Х. Әхметова, җитәкчеләр катнашты. 2013 елда җирле үзидарә органнарының эшчәнлегенә хисап һәм 2014 елга үсеш планнары турындагы көн тәртибе буенча авыл җирлеге башлыгы   Габдуллина Равия Касыйм кызы чыгыш ясады. 

27гыйнвар көнне Новый поселогы  мәдәният йортында   авыл җирлеге гражданнарының гомуми җыелышы булды. Җыелышта район башлыгы В.Г. Хаҗиев, аның урынбасары Л.Х. Әхметова, җитәкчеләр катнашты. 2013 елда җирле үзидарә органнарының эшчәнлегенә хисап һәм 2014 елга үсеш планнары турындагы көн тәртибе буенча авыл җирлеге башлыгы   чыгыш ясады. 2013 елгы халык җыелышында әйтелгән сораулар, тәкъдимнәрнең үтәлеше буенча шулай ук җирлек башлыгы мәгълүмат бирде.. Авыл  җыелышында ООО "Гигант" директор Риф Имамов   үзенең эшчеләренә, киләчәктә йортлар төзергә проект әзерләнүен әйтеп узды. 

  Бәтке мәктәбендә 4 класс укукчылары белән Ленинград блокадасына багышланган класс сәгате узды. Анда  Гйнатуллин Данис   «Мужество. 70- летие со дня снятия блокады Ленинграда»  дигән  докдад белән чыгыш ясады.
Кнәз мәктәбен тәмамлаган укучыларны искә алу кичәсе "Алар һәрвакыт яшь... " дигән музыкаль кичә итеп үткәрелде.
21-24 нче гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә җәмгыять  белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры үткәрелде. Кече Шилнә мәктәбе укучысы 8нче сыйныф укучысы   Муськина Динара Ризван кызы  олимпиадада призер булды.Динараны  һәм аның укытучысы Гүзәл Роберт кызын  чын күңелдән шушы җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга  уңышлар. исәнлек телибез!
  Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында Кнәз мәктәбенең 10 сыйныф укучысы   Нуриева Лилия Дулисовна биология фәненнән призер булды. Бу эштә аның укытучысы   Ерхова Любовь Михайловна ның да элеше бик зур!Булдырдыгыз, иҗади уңышларыгыз белән тәбрик итәбез!   
 Кнәз авыл мәдәният йортында  фольклор  тцркемнщренеж  чыгышы булды. Бу бәйрәмдә залда алма төшәрлектә урын  да юк иде. Төркем үзенең программасын"Кичке утырма" дип атады. 
Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге хезмәткәрләре  Татарстан поселогында яшәүче тыл ветераны Ерхова Пелагея Петровна янында булдылар.   Пелагея Петровнаның әтисе Ленинград  янында барган сугышларда катнашып хәләк  булган солдат.
Общественная молодежная палата при Государственном Совете РТ и Татарстанское региональное отделение ВОО «Молодая Гвардия Единой России» реализует проект «ПолитЗавод-2014.Проект стартовал с 25 января 2014 года на территории Республики Татарстан и завершается 28 марта 2014 года.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International