ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе

Новый поселогында  Мәүлид кичәсе үткәрелде ,анда 32  хатын  кыз, 5  ир-ат катнашты. Бу кичәгә     дога укыдылар, вәгазь сөйләделәр, әби-апаларыбыз гарәпчә аятьләр укыдылар. Соңыннан бар халыкны чәй табынына чакырдылар.    Мәүлидны    ветераннар  советы  рәисе оештырды.


27
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе

 Боерган  авылы “Яран гөл” фольклор клубы членнары “Китмим әле яшьлегемнән “  дигән  программа белән  Таулар авылы клубына концерт белән  бардылар

 Муниципаль район башлыгы  Хаҗиев В. Г.  катнашында чираттагы киңәшмә үтте.

Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә 28 укучы белән«Умей учиться – умей и веселиться" дигән тема астында дискотека үткәрде.Анда алар биеп кенә калмадылар,төрле бәйгеләрдә дә катнаштылар.

Иске Абдул авылында 30 елдан артык гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган, клуб мөдире булып эшләгән ,Татарстан Республикасының (1972 елда), РСФСРның (1983 елда )атказанган мәдәният хезмәткәре исемнәренә лаек булган Сәлимә Шәмсетдин кызы Сәйфиеваның 80 яшьлек гомер бәйрәме .Сәлимә апага бәхетле картлык, балаларының, оныкларының игелеген күреп, аларның хөрмәтендә тагын күп еллар яшәргә язсын .

 

Иске Абдул мәктәбенең3 класс укучысы Якупов Райнур(җитәкчесе Ашрафуллина Фарида Ахметфатыховна) "Афганстан җирендә-батырлык" дигән республика эабында 3 урынны алды. Ул истәлекле бүләк һәм мактау кәгаз белән бүләкләнде .

26
гыйнвар, 2014 ел
якшәмбе

13.01.14 – 15.02.14 кадәр Татарстан Республикасында “Яшел ут” смотр- конкурсы игълан ителде. Шушы кыслаларда Тлянче-Тамак “Акчәчәк” балалар бакчасында “Әти, әни, мин һәм куркынычсыз юл” дип исемләнгән бәйге үткәрелде.

 


«КамАЗ» «Дакар»да чыныга.  Быелгы «Дакар» ралли-марафоны да «КамАЗ-Мастер» экипажларының зур уңышы белән тәмамланды. Йөк автомобильләре зачетында Андрей Каргинов экипажы ике атналык марафонны – беренче, Эдуард Николаев экипажы өченче урында тәмамлады. Дүртенче-бишенче урыннарны да Чаллы спортчылары яулады.
 «Дакар»да 1996 елдан бирле катнашып килгән «КамАЗ-Мастер» командасының бу уникенче җиңүе. 
Сочи шәһәрендә үтәчәк  XXII  Кышкы Олимпия уеннарында Татарстаннан 7 кеше катнашачак. Бу хакта  Оештыру бүлегенең башкарма комитеты хәбәр итә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International