13.01.14 – 15.02.14 кадәр Татарстан Республикасында “Яшел ут” смотр- конкурсы игълан ителде. Шушы кыслаларда Тлянче-Тамак “Акчәчәк” балалар бакчасында “Әти, әни, мин һәм куркынычсыз юл” дип исемләнгән бәйге үткәрелде.Кунакка ЮХИДИ инспекторы Гатауллин Радик Мавлетгалиевич чакырылды. Ул ата-аналарны һәм балаларны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, юлда йөргәндә игътибарлы булырга, транспортта йөргәндә балаларны махсус креслоларга утыртырга һәм куркынычсызлык каешларын тагырга кирәклеге турында искәртте.Тәрбияче Валиева Г.А. “Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү” доклады белән чыгыш ясады.Бәйгедә “Кызыллар”, “Сарылар”, “Яшелләр” командалары катнашты. Команда составында әти-әниләр һәм аларның балалары ярышты. Аларның чыгышларын жюри әгъзалары ата-аналар комитеты председателе Лягушкина С.И., Абзалова Г.Р. һәм ЮХИДИ инспекторы Гатауллин Р.М. гадел хөкем итте.