Күзкәй авылы җыелышында 50 ел гомер кичергән матур гаилә-Искәндәр бабай белән Сәйдә әби Вәлиуллиннарны котладылар,аларга истәлекле бүләк һәм җылы эчтәлектәге тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Бездә, бу күркәм үрнәк гаиләне олы бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез, тигез картлык,исәнлек телибез.
24 гыйнварда 15.00-18.00 сәгатьләрдә Яр Чаллы шәһәре мэрының җәмәгать кабул итү урынында ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе Светлана Захарова һәм хокук тәртибе һәм законлылык буенча комитет әгъзасы Сергей Рачков Тукай районы һәм Яр Чаллы шәһәре гражданнары кабул итәчәкләр.
Валерий Пучинин-үлгәннән соң Батырлык Ордены белән бүләкләнде.
22 гыйнвар көнне Кнәз авыл мәдәният йорты хезмәкәрләре һәр елны Валерий Пучининның каберенә чәчәк салырга баралар иде,быел исә бу эшне алар авыл җирлегендә Батырларча хәләк булганнар өчен төзелгән һәйкәл янында тантаналы искә алу кичәсендә башкардылар.Валерий Сергеевичның әнисе - Елена Алексеевна үз куллары белән кызыл роза чәчәкләре бәйләгән,ул аларны улы кабере өстенә салды.