Күзкәй авыл җыелышында министр катнашты.

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
Күзгәй авыл җирлегендә халык җыелышы үтте.  Авыл җыелышында Татарстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Киям улы Хаммаев , муниципаль район Советы депутаты, «Күзкәй» ягулык салу станциясе җитәкчесе Флүр Шәфыйков, район башлыгы Вәсил Гариф улы Хаҗиев , башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Вәсим улы Асылгараев һәм оешма җитәкчеләре,булек башлыклары катнашты .Авыл башлыгы Гәрәев Эдуард Нәкип улы   2013 елда планлаштырган эшләрнең үтәлешенә йомгак ясады. Бюджет үтәлеше, җирлектә булган үзгәрешләр-яңалыклар, халыкның тормыш дәрәҗәсе хакында сүз барды,2014 елга план-программа, бурычлар һәм максатлар белән таныштырды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International