ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2014 ел
шимбә
Сишәмбе көнне Җәйләү авылында урнашкан  «Касакин» крестьян-фермер хуҗалыгында ,  район башлыгы Васил Хаҗиев  һәм хуҗалык җитәкчеләре катнашында сөт һәм сөт продукциясен җитештерү темасына  семинар-киңәшмә  үтте.
Балаларда һәм яшүсмерләрдә туган якны яклау хисләре тәбияләү максатыннан  15енче гыйнвардан 14енче февральгә кадәр "Ватан сагында" исеме астында II нче Республикакүләм рәсем конкурсы үткәрелә.
Белем бирү мохитендә балигъ булмаган яшүсмерләр арасында суицидны кисәтү буенча профилактика» темасына республика семинары үтте








Бүген РФ Дәүләт Думасы депутатлары “РФдә мәгариф турында”гы Федераль Законның 108 нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы закон проектын карадылар.
 Яңа закон проектында ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга вузларга бакалавриат һәм специалитет программалары буенча ташламалы шартларда керү хокукы карала. 

25 гыйнвар – Россия студентлары, ягъни Татьяна көне. Бу көнне республиканың барлык югары уку йортларында вузның фәнни-тикшеренү эше һәм иҗтимагый тормышында аеруча зур уңышларга ирешкән студент ларга тантаналы төстә бүләкләр тапшырыла.



24
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Яңа Байлар авылында төзекләндерелгән кибет ачылды.
Дусларча очрашу узды.

23
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Математика атналыгы кысаларында Шильнебаш мәктәбе    математика  укытучы Гончарова Тамара Михайловна   5-6 класслар арасында "Математика тарихы" дигән тема астында "Могҗыйзалар кыры" үткәрде.  6 класс укучысы Галиуллин Рамазан җиңүче  булды. 
  Советлар Союзы Герое  Нурми Шәрипов исемен йөреткән Тләнче-Тамак гомуми белем бирү мәктәбендә "Ахметшина Чулпан    "Үз уеның " дигән конкурс үткәрде,уенда  7-8 класс укучылары катнашты.  Рус  теле һәм әдәбияте фәнен үзләштерү буенча  "Белгечләр"- "Знатоки" төркеме җиңүче дип табылды.
Укытучылар арасында барган кышкы спартакиада да Кнәз мәктәбе төркемен түбәндәге укытучылар яклады :Белов Виктор Иванович, Юсупов Азат Рафаилович, Баева Светлана Фаридовна, Радионова Надежда Сергеевна, Миннахметова Гузель Фаиловна.  Сосновый Бор поселогы "Яшьлек" спорткомплексында  үткән  ярышларда алар  уңышлы гына чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International